Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Казалар
17 сентябрь 2020, 13:09

Шүрәле шаярткандыр, күрәсең

Гөмбә чоры башланганнан алып, коткаручыларга гөмбәчеләр һәм аларның туганнарыннан шалтыратулар даими килә.

Гөмбә чоры башланганнан алып, коткаручыларга гөмбәчеләр һәм аларның туганнарыннан шалтыратулар даими килә. Сентябрьнең ике атнасында борчулы шалтырату алты тапкыр яңгыраган – урманнан чыгу юлын 13 гөмбәче эзләгән.
Төбәк эзләү-коткару отряды начальнигы Эдуард Шагалиев сүзләренә караганда, кешеләрне Леонидовка, Туктагул, Гафуров һәм Имангул авыллары янындагы урманнарда эзләргә туры килгән. Берничә кеше урманнан үзе чыга алган, әмма кире кайту өметен өзгәннәр дә булган.
Мәсәлән, 3 сентябрьдә Гафуров урманында 83 яшьлек туймазылы адашкан. Туганнары аны үзләре белән саф һава суларга алып чыккан һәм, гөмбә җыю белән мавыгып, югалткан. Нәтиҗәсез эзләнүләрдән соң коткару хезмәтен чакыртканнар. Эзләүгә эт белән кино-логлар да кушылган, алар коткаручылар белән урманны байкап чыккан. Ярты сәгатьтән абзый табылган. Бәхеткә, ул хәтта куркырга да өлгермәгән.
Аның каравы, Октябрьскийдан 4 сентябрьдә Леонидовка урманында адашкан ике хатынның гөмбәгә йөрүдән бөтенләй гайрәте чиккәндер, мөгаен. Алар агачлар арасында кичке унга кадәр адашып йөргән, аннары бердәм коткару хезмәте номерына шалтыраткан.
– Урманга килгәндә караңгы төшкән иде инде, – ди Эдуард Шагалиев. – Төбәкне начар белгән ханымнар үзләренең кайдалыгын аңлата алмады. Өстәвенә, алар урманга ерак кергән, без биргән тавыш һәм яктылык сигналларын ишетмәгән-күрмәгән. Бу хәлдән кесә телефоны коткарды, без алар белән элемтәгә чыгып, нинди гамәлләр кылырга кирәклеген аңлаттык. Алар безнең янга төнге беренче яртыда гына чыкты, бик арыган һәм курыкканнар иде.
Урманга көзге сәфәрегез фаҗигагә әверелмәсен өчен коткаручылар хәвефсезлек чараларын исегезгә төшерә:
– төбәк картасын җентекләп өйрәнегез;
– үзегез белән телефон алыгыз, аның акчасы булсын, батарейкасын корырга онытмагыз;
– аның ярдәмендә үзегезнең кайдалыгыгызны билгеләп, мәгълүмат тапшырырга өйрәнегез;
– өлкән яшьтәге туганнарыгызны һәм балаларыгызны урманга ялгызын җибәрмәгез;
– гөмбәгә баруыгыз турында туганнарыгызны кисәтегез, гөмбә җыячак урынны, кайтыр вакытыгызны хәбәр итегез;
– үзегез белән шырпы, пычак, фонарь, сыбызгы, су, дару, шоколад һәм бер кап печенье булсын (бу ризыклар туклыклы);
– ачык төстәге, яктылык кайтаргыч өлешләр булган кием киегез.
Саклык чаралары күрүгә карамастан адашкансыз икән инде:
– куркып калмагыз, юлда истә калган соңгы әйберне хәтергә төшерегез һәм шуның янына барырга тырышыгыз. Таныш булган әйберләр тапмасагыз, агым уңаена “суга” чыгыгыз. Юнәлеш юк, әмма көчегез һәм сәламәтлегегез бар икән, биек агачка менәргә мөмкин – югарыдан карау еш кына юл табарга ярдәм итә.
Үзегезне эзләгәнгә иманыгыз камил икән, шул урында калыгыз, берничә учак ягыгыз (алдан мәйданчыкны тазартыгыз, янгын чыкмасын өчен җирне бераз чокыгыз. Югыйсә, үзегезнең дә янгында һәлак булуыгыз ихтимал).
Коткаручыларны 01 яисә 112 телефоннары аша чакыртыгыз.
Фото: garden-zoo.ru
Читайте нас: