Туймазы хәбәрләре
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Казалар
24 август 2020, 14:25

Кызган пумала белән портрет

Япрыкта яшәүче Айрат Заһидуллинга агачны яндырып сурәт ясау авыруына каршы көрәшергә булыша

Җилләр ярып чапкан ат көтүе, агач күләгәсендә ял иткән пар юлбарыс, хуҗасының тынычлыгын саклаган маэмай – бу күренешләрне Япрыктан Айрат Заһидуллин агачны яндырып эшләү аппараты ярдәмендә сурәтләгән. Нәкъ сурәтләгән, калып буенча агачка күчерелмәгән. Шуңа да аның картиналарының каһарманнары чагу, җанлы килеп чыга.

Кинокомедия геройлары Балбес, Трус, Бывалый, дөнья күләмендә танылган – Виктор Цой, Анжелина Джоли, Бред Питт һәм таныш булмаган, үткен карашлы дәрвиш. Айрат Заһидуллин тупланмасында дистәләгән картина, аларны уеп яндыру җиһазы ярдәмендә ясый ул. Фанерага ясалган гади генә картиналар, әмма нишләптер алардан күзеңне аламыйсың.
Айрат сурәт төшерү белән мәктәп елларыннан ук мавыга. Сәнгать юлыннан да китәр иде, бәлки, әмма язмышы башка сукмактан җибәрә. Чечняда хәрби хезмәт. Инвалидлык. Байтак хыяллары тормышка ашмый кала. Авыруы арытабан уку һәм рәсми рәвештә эшкә урнашу мөмкинлеге бирми.
Әмма чын ир-егет үзен кулга ала һәм яшәвен дәвам итә. Өстәвенә, авыл җирендә ихатада да эш җитәрлек. Бакча тулысынча Айрат хозурында. 20 сотый җирдә помидор, сарымсак, кәбестә, кабакчык үстерә. Асылда бу яшелчә кышка тәм-том әзерләүгә китә. Чөнки абыйсы белән апасы, аларның балалары төп йортта еш кунак. Артканын сатарга була.
Айрат Мәҗит улы бу шөгыле белән өч ел элек мавыга башлый. Башта илебездә җитештерелгән аппарат ярдәмендә эшләп карый. Әмма пирограф* еш ватыла һәм сызымнары да төгәл булмый. Аннары бу җиһазны Кытайдан кайтарта – ул бик уңышлы булып чыга.
– Башта чәчәкләр, хайваннар сурәтләдем, – ди Айрат. – Остарып киткәч, портретларга күчтем. Үрнәк итеп кеше фотографиясен алам – ниндидер артист, актёр яисә авылдаш булырга мөмкин бу, аны агач тактага күчерәм. Кайберләре өч сәгатьтә әзер була, бәгъзеләре белән өч көн утырам, – ди Заһидуллин. – Бик катлаулы, мөлаем йөзләр бар – андыйларны да берничә тапкыр эшләп карыйм. Йөз чалымнары охшау гына җитми миңа – портрет җанлы килеп чыксын өчен кешенең холкын тоемлау һәм чагылдыру мөһим.

* Пирограф (электр белән уеп яндыргыч) – сәнгать әсәре иҗат итү өчен агачка, күнгә һәм башка чималларга яндырып сурәт ясау приборы.
Читайте нас: