Туймазылыларга комлык кирәк
Бәхәсне Исмаил карьерларының берсенә барып, шактый тәэссоратларга тиенеп кайткан бер туймазылы (ханым исемен атамауны хуп күрә) башлап җибәрде.
— Карьерга барсак, андагы кеше, машина, димәк, чүп тә җитәрлек. Кешеләр, нишләп сез табигатькә һәм үзегезгә карата шундый гамьсез мөнәсәбәттә? – дип канәгатьсезлек белдерә ул.
Кәкребаш авыл советы башлыгы Рузил Гафаров хәбәр итүенчә, 10 июльдә Исмаил авылы янындагы карьер биләмәләрендә “Чисталык көне” чарасы узган, аның барышында биредә чүп җыелган һәм чыгарылган. Шул ук вакытта муниципалитет җитәкчесе әлеге карьерларның рәсми су коену урыны булмавын, бу хакта кисәтүче билгеләр торуын да билгеләде. Биредә комлык-лар җиһазлан-маган, төбе тик-
шерелмәгән, ди-мәк, чүп контейнерлары урнаштыру каралмаган. Шуңа күрә авыл советы хакимияте хәвефле урынга ялга килүчеләрдән, үзләреннән соң калган чүпне җыеп, Исмаил авылының Үзәк урамындагы контейнерларга ташлап китүләрен үтенә.
Арытабан әңгәмәгә Рамазан Гыйззәтуллин кушылды һәм: «Кандракүлдән кала, туймазылылар тагын кайда су коена ала?» –
дигән сорау бирде. «Җәйге челлә, Туймазыда исә су коену өчен махсус җиһазланган бер урын да юк», – дип канәгатьсезлек белдерде тагын бер якта-шыбыз.
— Сез хаклы, Туймазы районында рәсми рәвештә Кандракүл буенда гына су коену рөхсәт ителгән, бу Кандракүл табигать паркы биләмәсендәге рәсми комлыклар, – дип җавап бирде шәһәр хакимияте белгечләре. – Бүген шәһәрдәге бер җәмәгать оешмасы Котлован (яки “Земснаряд”) биләмәсен төзенләндерү мөмкинлеген күздә тота. Без кызыксынган барлык туймазылыларга Котлован һәм “Мячик” тирәсендәге биләмәне төзекләндерү проектларын тәкъдим итүләрен үтенәбез. Сездән тәкъдимнәр көтәбез: Туймазы, Островский ур., 52, 2нче бүлмә.
Телефоны: 8 (34782) 5-02-55. Бу биләмәләрне төзекләндерү киләсе еллар план-графигына кер-теләчәк.
Төзек ихата турындагы хыял
Мария Петрова республиканың “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында Островский урамындагы 5а, 7, 7а, 9, 9а, 11нче йортлар биләмәләре төзекләндереләчәге турында кызыксына. Ул биредә балалар өчен бер генә уен һәм спорт мәйданчыгы, юньле машина калдыру урыннары булмау турында бәян итә.
Туймазы шәһәр биләмәсе хакимиятендә хәбәр итүләренчә, Островский урамындагы күпфатирлы 5, 5а, 7, 7а, 9, 11, 11а, 11б, 13, 13а йортлары биләмәләре республиканың “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында 2023 елда төзекләндереләчәк ихата биләмәләре исәбенә кергән.