“Китапханәгә ничек барырга?” – соравы Кандрада кабат көнүзәк, күрәсең. Җентекле ремонттан һәм яңартудан соң авылдагы балалар китапханәсе танымаслык булып үзгәргән һәм яңа дәрәҗәгә ия булган. Кимендә ярты ел инде ремонт-төзелеш эшләре тәмамлануын көткән һәм китапларны сагынган авыл халкы бу үзгәрешләргә гаять шат.
Ишектән килеп керү белән китапханә залларындагы иске киштәләр һәм таушалган мебель юкка чыгуы, бинаның иркенәеп, яктырып китүе күзгә ташлана. Яраткан китап каһарманнары белән күзгә-күз калу өчен байтак аулак почмак барлыкка килгән.
“Күр әле, күпме китап хәзер биредә”, – дип пышылдаша эргәмдә ике кыз. Чыннан да, китапханә фонды шактый тулыланган – 44 меңнән 52 мең данәгә җиткән. Һәр басманың үз штрих-коды бар, бу клиентларны хезмәтләндерүне тизлә-
тәчәк.
Биредә кулланучыларның барлык катламнары өчен дә заманча кулай даирә оештыруга ирешкәннәр – ял һәм уку, очрашу һәм иҗат төбәкләре, уңайлы йомшак кәнәфиләр, заманча мәгълүмат технологияләренә тоташу мөмкинлеге бу.
Тасманы кисеп, оешма ишекләрен ачу белән бинаның яңартылган залларына халык агылды. Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар балалар төбәген үз итте, биредә алар өчен бихисап күп шөгыль каралган – җансурәтләр җыелмасы, өстәл, хәрәкәтле
һәм компьютер уеннары. Шау-шу килүләренә караганда, балаларга “интерактив идән” системасы ошаган, чөнки проекция төбәгенә эләккәч, сабыйлар үз хәрәкәтләре
белән күз алдында сурәтләргә “җан өрә”. Алар моңа чиксез шат.
Өч ахирәт Яна Латыйпова, Динә Мөхәмәтшина һәм Азалия Хәнипова туп-туры иҗат остаханәсенә юлланды һәм Кандра 1нче мәктәбенең технология укытучысы җитәкчелегендә йөрәк рәвешендә брелоклар ясарга кереште. Кызлар элек тә китапханәчеләр белән бергә эшләнмәләр ясаган, әмма моның өчен махсус бүлмә булмаган. Хәзер исә иҗат дәресләре даими узачак, аңа авыл мәдәният йортының өстәмә белем педагогларын, технология укытучыларын һәм ирекле ярдәмчеләрне дә җәлеп итәчәкләр.
Яшьләр исә проектор һәм ноутбук белән җиһазланган җыйнак кына бүлмәне үз иткән. Йомшак кәнәфи, урындыкларга яки йонлы келәмгә утырып, алар биредә китап укый, аралаша, фильм карый яки презентация оештыра ала.
Виртуаль укуга өстенлек бирүчеләр өчен күптармаклы электрон уку залы җиһазланган, аннан кулланучыларга югары тизлекле интернет һәм Милли электрон китапханә чыганакларына керү тәэмин ителгән. Ул коворкинг-үзәк кануннары буенча эшли – аңардан өендәге компьютер артында шөгыльләнү яки эшләү мөмкинлеге булмаган кешеләр файдалана ала. Сукыр яки начар күргән китап укучылар исә төрле программа чаралары белән тәэмин ителгән тифлоүзәк хезмәтләренә мөрәҗәгать итә ала. Хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен махсус рәвештә ишек уемнары киңәйтелгән, тупсалар алынган.
Чарага төп кунак сыйфатында БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова килде. Ул быел “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда яңа буын китапханәләре республиканың Благовар, Дүртөйле һәм Илеш районнарында барлыкка киләчәген билгеләде. Туймазыда ул район хакимияте ярдәме һәм биләмәара китапханә системасы хезмәткәрләренең чәмлелеге белән башкалардан иртәрәк ачылды.
Китапханәне ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов, Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә директоры Юлдаш Ураксин катнашты. Кандрада китапханә ачылу уңаеннан котлауларын хәтта Русия мәдәният
министры урынбасары Ольга Ярилова да юллады – бу китапханәдә урнаштырылган телеэкраннан видеомөрәҗәгать рәвешендә күрсәтелде.
Кандралылар якташы, язучы һәм сәяхәтче Камил Җиһаншин белән очрашуына да шатланды. Ул китапханәгә йөрүчеләр өчен пазллар рәвешендәге Башкортстан картасын, үзенең китапларын тапшырды. Шулай ук Мостай Кәримнең кызы Әлфия Мостафа кызының үтенечен үтәде – китапханәгә “Безнең өйнең яме” китабын бүләк итте.
Камил Фәрухша улы китапларның элеккечә кешеләргә тәэсир итүен һәм кеше аңын тулысынча үзгәртү сыйфатына ия булуын ассызыклады.
— Бервакыт минем белән бергә бер экспедициягә берничә яшь кеше барды, – дип искә алды ул. – Дүрт мең метр биеклектә палаткада егетләр фонарик яктысында үзләре белән алган китапларны укыды! Тауга кү-
тәрелгәндә исә авырлыкның һәр граммы сизелә һәм альпинистлар үз кирәк-ярагын җентекләп исәпли.
Мин, мәсәлән, хәтта сәгатемне дә салам. Ә алар китап күтәргән! Бу кәгазь басмаларга барлык буын вәкилләрендә дә ихтыяҗ булуы турында сөйли.