Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Облачно
Казалар
16 Июля 2020, 07:47

Торак йортлар яна

Районда ике атна аерма белән ике торак йорт янган.

Районда ике атна аерма белән ике торак йорт янган.
1 июльдә Түбән Троицкийдагы йортка ут капкан. Вакыйга урынына чакыртылган янгын сүндерүчеләрнең тырышлыгына карамастан, торак йорт утырып янган, каралты-курага да зыян килгән. Корбаннар юк. Янгынның фаразланган сәбәбе – электр үткәргечендәге кыска ялганыш.
15 июльдә исә иртәнге якта Мәкъсет авылындагы йортта янгын чыккан. Хуҗаның тәне 30 процентка пешкән. Күршеләре сүзләренә караганда, ул хәмер белән мавыккан, өендә тәмәке тарткан. Фаҗигагә шул сәбәпче булган, күрәсең.
Йорт-кураларны янгыннардан нәтиҗәле сак-лау өчен ватык көнкүреш җиһазларыннан, иске электр үткәргечләреннән файдаланмау хәерле.
Фото: www.tvtomsk.ru
Читайте нас