Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Облачно
Казалар
18 Мая 2020, 08:20

«Короналы» чыгыш

Пандемия чорында алдакчылар акча талауның яңадан-яңа ысулларын уйлап таба

Кемгә – сугыш, кемгә – табыш мәкале бүген аеруча көнүзәк. Коронавирус пандемиясе чорында алдакчылар төрле, кайвакыт бик хәйләкәр алдау ысулларын уйлап чыгара. Иң элек алар тозагына өлкән яшьтәгеләр каба.Туймазыда андый очрак-лар теркәлмәсә дә, сак булыгыз.
Мәсәлән, “махсус” кос-тюм кигән алдакчылар үзләрен торак-үткәргечләр хуҗалыгы хезмәткәрләре, дезинфекторлар, медицина хезмәткәрләре буларак танытып, имеш мотлак үтәлергә тиеш түләүле хезмәтләр тәкъдим итә. Шул исәптән – фатирны дезинфекцияләү, шуңардан соң фатир хуҗаларының байтак кыйммәтле әйбере югалганы ачыклана; коронавирус-ка анализ тапшыру. Моннан тыш, алар коронавирус инфекциясеннән могҗизалы дару һәм аны билгеләүче диагностика җиһазын сатып алырга тәкъдим итәргә мөмкин.
Алдакчылар полиция хезмәткәре, табиб, җәмәгать хезмәткәре яисә ирекле ярдәмче сыйфатында үз-үзеңне изоляцияләү режимын тикшерү сәбәбе белән сезгә шалтыратырга яисә йортыгызга килергә, фатирда ничә кеше яшәве, кемнәрнең эшкә йөрүе, кайсы вакытта кибеткә баруыгыз турында кызыксынырга мөмкин. Кирәкле мәгълүмат туплагач, алар сез булмаган арада фатирыгызны талап чыга ала.
Икенче ысул – коронавируска тикшерү үткәрү өчен дәваханәгә чакыру. Әмма башта сездән билгеле бер сәхифәдә теркәлергә, компьютер яисә смартфонга программа урнаштыруны таләп итәргә мөмкиннәр. Ашыкмагыз – үзегезнең дәваханә регистратурасына шалтыратыгыз. Гадәттә мондый чакыру – тозак, программа исә вируслы, аны урнаштырырга кирәкми.
Вкладчылар, алданган өлешчеләр яисә бурычлылар да хәвеф төркеменә керә. Аз гына акчага югалткан акчаларын кайтарырга яисә кредит буенча бурычыннан арынырга “ярдәм итәргә теләүчеләр” табыла. Чынында исә алар сезнең акчаны үз кесәләренә салып, билгесез тарафта гаип булачак.
Алдакчылар җәмәгать челтәрләрендә һәм мессенджерларда дәүләт оешмалары исеменнән вирустан каза күргән өчен компенсация тәкъдим итә. Әмма бу очракта да алар сезнең акчагызны алып качачак.
Сезнең телефонга нинди дә булса тәртип бозу өчен штраф турында смс-хәбәр килергә мөмкин. Андый хәбәрләргә ышанып бармагыз һәм шикле номерларга акча күчермәгез. Штрафның булу-булмавын “Дәүләт хезмәтләре” сәхифәсендә тикшерергә була.
Шул уңайдан
Кайбер алдакчылар, шалтыратып, сезнең картагыз буенча үткәрелгән рөхсәтсез гамәлләр турында да сөйләргә мөмкин. Телефонга нинди дә булса программа урнаштыруны таләп итәргә яисә картагызның мәгълүматын, смс-кодны сорарга. Шулай ук сезнең исемгә кемдер кредит рәсмиләштерергә тели һәм аны туктату өчен сезнең шәхси мәгълүматларыгыз кирәк диюләре дә ихтимал. Истә тотыгыз: теләсә нинди хәл-вакыйгаларда да үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны: карта хуҗасының исем-фамилиясе, аның гамәлдә булу вакыты, картаның коды (ул аның артында язылган), смс-хәбәр белән килгән кодны хәбәр итәргә ярамый. Җибәрелгән смс-хәбәрдә хакер программасы булырга, туктатырга җибәрелгән код исә киресенчә аны дәлилләргә мөмкин һәм сезнең карта белән хезмәт яисә товар өчен исәпләшәчәкләр яисә сезнең исемгә кредит алачаклар.
Алдакчыларга юлыксагыз, хокук саклау оешмаларына хәбәр итегез.
Файдалы киңәшләр
 Бүген клиентларны коронавирустан чәмле дәваларга тотынган им-томчылар, күрәзәчеләр, сихерчеләрдән сак-ланыгыз.
 Интернетта вирустан котылырга ярдәм тәкъдим итүче таныш булмаган кешеләрнең хәбәрләренә җавап бирмәгез, шулай ук таныш түгел сылтамалар буенча кермәгез. Гадәттә бу адрес буенча инфекциядән котылдыручы продукт турында мәгълүмат урнаштырыла. Сылтама буйлап күчүегез була, явыз бәндәләр сезнең хакта мәгълүматларга, бәлки, исәпләргә керә ала.
 Сөйләшмәгез, элемтә өчен мәгълүмат калдырмагыз. Алдакчылар баш тартучылар һәм каршы килүчеләр белән эшли белә. Үзегезне хәвефкә дучар итмәгез.
 Туганнарыгыз һәм якыннарыгыздан киңәш сорагыз. Алар уйланылмаган адым ясаудан, дөрес булмаган карар кабул итүдән курчалар.
Читайте нас