Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Дождь
Казалар
31 Марта 2020, 12:30

Навигаторга ышанган

Халыкта шәһәр тоннелен Бермуд өчпочмагы дип атыйлар: анда әледән-әле йөк машиналары тозакка эләгә.

Халыкта шәһәр тоннелен Бермуд өчпочмагы дип атыйлар: анда әледән-әле йөк машиналары тозакка эләгә. Биредә биеклеге 2,5 метр-дан артмаган машиналар гына үтәргә тиеш. Бу хакта тоннельгә кергән урында куелган биеклек чикләгечләр ишарә итә. Әмма, кызганычка, алар һәрвакыт ярдәм итми.
Шушы көннәрдә Больница урамы ягыннан тоннельгә кергән урында урнаштырылган биеклек чикләгечкә КамАЗ килеп бәрелгән. Күләмле йөк машинасына Татарстаннан 24 яшьлек кеше идарә иткән. Аның сүзләренә караганда, ул навигатор буенча барган һәм борылганда каршылыкны искә алмаган.
Гадәттә тоннельгә шәһәрне белмәгән, навигатор күрсәтмәләренә нигезләнеп барган машиналар килеп керә. Шәһәр хакимияте чираттагы тапкыр “Яндекс-навигатор”ны әзерләүчеләргә навигация программасына үзгәрешләр кертүне үтенеп мөрәҗәгать иткән. Әмма әлегә җавап юк.
Фото: prostoloca.ru
Читайте нас