Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Ясно
Казалар
20 Января 2020, 07:10

Алдырыр көн яздырыр

Интернет-шантажчылар, булдыксыз биржачылар, виртуаль алдакчылар турында

Былтыр Туймазы районында банк карталарыннан ерактан торып акча салдыру, Интернетта мутлашуга бәйле 150ләп эш кузгатылган. Алдакчыларның хыял дөньясы иксез-чиксез. Ни генә уйлап тапмый алар. Алардан саклану чаралары турында Русия Эчке эшләр министрлыгының Туймазы районы бүлеге махсус хезмәткәре бәян итә.
Биржада акча сугучы карчык
Акча талауның тагын бер яңа ысулы җиңел табыш артыннан куучыларга йөз тота. Бу җинаятьләрдән гадәттә пенсионерлар зыян күрә. Әмма корбаннар арасында яшьләр дә җитәрлек.
– Соңгы вакытта халыкка фонд базарындагы электрон сәүдәләрдә акча сугарга тәкъдим итәләр. Бердәнбер шарт – шәхси компьютерың булу, аңа махсус программа урнаштырыла, – дип сөйли полиция хезмәткәре Ринат Мөхәмәдиев.
Чынлыкта исә бу уйдырма программа, ул “биржада уйнаучы”ның исәпләренә кагылышлы ялган мәгълүмат тәкъдим итә. Корбан үз “уңышларын” күрә һәм, чәмләнеп китеп, тагын да күбрәк акча кертә. Кайвакыт кредит рәсмиләштерүгә барып җитә хәтта, әмма бу акчаны “биржадан” кире кайтарып алучылар бик сирәк.
Акча савуның моның ише хәйләле схемасы көннән-көн танылу яулый. Үткән ел ахырында, мәсәлән, брокерлар киңәшен тотып, Туймазыда яшәүче әби трейдерлык белән мавыгып китә. Беркатлы ханым шәхси мәгълүматларын, шулай ук банк картасы кодын һәм паролен “брокер”га тапшыра, аннан “биржа”га тоташ алганда өч мең сум күчерелә. Бервакыт пенсионерга биржада 700 евро акча эшләвен хәбәр итәләр. Ханым үзенең виртуаль исәпләрен күрә, әмма аңа аннан акча салдырырга рөхсәт итмиләр, акчасын кызганмаска, арытабан уйнарга тәкъдим итәләр. Аннары туймазылыга килешү җибәрәләр (яртысы инглиз телендә). Әмма ханым килешүнең асылына да төшенеп тормыйча, аңа кул куя. Үзен алдауларына инанганда инде эш узган була.
Тикшерү барышында, аңа чит дәүләтләрдә теркәлгән номерлардан шалтыратулары, сәхифәнең рәсми биржа булмавы ачыклана. Хокук сакчылары билгеләвенчә, бөтен брокерлар да алдакчы түгел, әлбәттә. Әмма биржада уйнау һәрвакыт акчагыздан колак кагу ихтималын күздә тотуын истән чыгарырга ярамый.
Картадан тиененә кадәр салдырачаклар
Мут бәндәләр “картагыз эшкә яраксыз”, “сезнең исәптән акча салдырырга тырышалар”, “туганыгыз бәлагә тарыган”, “сезгә бозым салынган” дип, һаман кешеләрне куркытып талавын дәвам итә. Алдашып, карта номерын, артындагы саннарын, гамәлдә булу вакытын, карта хуҗасының исем-шәрифләрен ачыклый. Алар корбанын ашыктыра, аңа уйларга, хәл-вакыйгага төшенергә вакыт калдырмый, күңелсез нәтиҗәләр белән куркыта, телефон элемтәсен өзүне катгый тыя.
Алдакчылар еш кына үзләрен банк хезмәткәре дип атый. Күптән түгел районда яшәүче бер хатынга билгесез зат шалтырата һәм үзен бер банкның хәвефсезлек хезмәте вәкиле дип таныта. Аның хәбәренә караганда, ханымның банк-тагы исәпләреннән акча күчерергә маташалар. Акчаны саклап калу өчен аларны кичекмәстән хезмәткәр әйткән исәпкә күчерергә кирәк, дип ышандыра мут бәндә. Акчасын югалтудан курыккан ханым үз теләге белән алдакчылар күрсәтмәсе буенча эш итеп, кимендә 1 миллион сум акчасын билгесез исәпкә күчерә!
Намус белән эшләп тапкан акчаның кая китүен полиция хезмәткәрләре ачык-ларга өлгерми: алдакчылар корбаннарының акчасын күчергән банкка үтенеч юллаганчы, акча башка банкка китә, аннары өченчесенә – шул рәвешле чит илгә чыгарыла. Шул ук вакытта Русия исәпләренең барысы да башка кешеләр исеменә рәсмиләштерелгән була.
Миңа билет – билетлар юк!
Соңгы вакытта алдакчыларның җинаять ятьмәсенә интернет-кибетләр еш эләгә. Былтыр интернет аша чагыштырмача арзан ремонт-төзелеш коралларына заказ биргән 20 туймазылыга аның урынына... арзан чәй чынаяклары һәм диңгез комы килә.
Кешеләрнең интернет-сәхифә аша санаторий-курортларга юллама, авиарейска билет сатып алып, төп башына утырган чаклары да бар. Бер атна элек полициягә республиканың Дим районында яшәүче хатын мөрәҗәгать итә, ул Дондагы Ростовка очачак самолётка билет сатып алырга тели. Интернетта арзан билетлар сатучы сәхифәгә юлыга. Мәгълүматларын тутырып, заказ ясый һәм сәхифәдә күрсәтелгән исәпкә 19 мең сум чамасы акча күчерә. Аңа исә электрон билет җибәрергә тиеш булалар. Әмма ул аны көтеп алалмый. “Алдап талау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
“Законда каралган компенсация” ише алдап талау төре дә уңышлы эшләп килә. Кешеләргә медицина препаратлары, күрсәтелмәгән медицина хезмәтләре өчен компенсация акчасы тәкъдим ителә. Бөтендөнья челтәреннән файдаланып, алдакчылар кешеләргә имеш зур күләмдә компенсация түләү җәһәтеннән ярдәм күрсәтүче уйдырма оешма сәхифәсенә керергә куша.
Вәгъдә ителгән ярдәм акчасы 500 мең-1 млн сумлап тәшкил итә. Әмма аны алганчы акча күчергән өчен комиссия, документларны һәм акчаны өйгә яки сезгә кулай вакытта һәм тиешле урынга китереп бирәчәк курьер хезмәтенә түләргә кирәк. Әгәр кеше моңа ризалашса, аңа страховка килешүе төзергә һәм хәвеф өчен страховка түләргә тәкъдим итәчәкләр. Җиңел табышка ия булу теләге аек акылдан өстен чыгып, кешеләр билгесез затларга акча күчерә. Әмма компенсация беркемгә дә килми
Хөрмәтле туймазылылар! Уяу булыгыз, хезмәт, ярдәм тәкъдим итеп шалтыраткан, элемтә хезмәтләре һәм кредит бурычын түләүне таләп иткән чит кешеләргә ышанмагыз. Сез үзегез белән кем сөйләшүен белмисез. Сүзгә генә ышанудан туктагыз. Аңлагыз: чит кешеләрнең берсен дә сезне баету кызыксындырмый. Киресенчә, сезнең исәпкә алар үз кесәсен тулыландырырга тырыша.
Читайте нас