Туймазы хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Казалар
13 Января 2020, 06:55

Закон каты, әмма ул закон

Иртәгә прокуратура хезмәткәрләре һөнәр бәйрәмен билгели

Бер кулында – телефон, икенчесендә – ручка. Күзләре – я компьютер мониторына, я документ битләренә төбәлгән. Туймазы районара прокуратурасының прокурор ярдәмчесе Рамазан Гараповка атнасына сигез-тугыз җинаять эшен өйрәнеп, шулар буенча судта гаепләү карары белән чыгыш ясарга туры килә. Моның өчен һәр эшне җентекләп тикшерү зарур.
Моннан тыш, Рамазан Рамил улының берничә юнәлеш буенча күзәтчелек бурычлары да бар. Иң киеренке темаларның берсе – торак законнары үтәлеше.
Русиядә юрист – шактый керемле шөгыль, бигрәк тә бу кеше үзенә эшләсә. Әмма Рамазан Рамил улы бу юнәлешне сайламаган. Казан университетының юридик факультетында белем алганда ук җәмәгать башлангычында ике елдан артык Тикшерү комитетында тикшерүче ярдәмчесе булып эшли. Бу тәҗрибәсе Гараповны кешеләргә үзләренең законлы хокукларын тормышка ашырырга ярдәм итү тармагын сайларга инандыра. Һөнәр сайлавына юридик колледжда кафедра җитәкләгән әнисенең тәэсире дә зур була. Шуңа күрә, диплом алгач, Ярмәкәй районы прокуратурасына эшкә урнаша. Ике елдан соң Туймазы прокуратурасына күчә.
Прокурор ярдәмчесенә тормышның тискәре күренешләре белән башкаларга караганда ешрак очрашырга туры килә. Әмма аңа тәэсир итү, хәл-шартларны үзгәртү, кемгәдер ярдәм итү мөмкинлеге барлык катлаулык-кыенлыклардан өстен чыга. Яшь прокурор ярдәмчесе законлылыкны тергезүгә ирешкән соңгы эшләрнең берсе инвалид-бала тәрбияләнгән гаиләне торак белән тәэмин итүгә кагыла.
– Кешеләрнең үзләреннән дә законнар эшләми, аларны санга сукмасаң да була ише хокукый наданлыктан, искелектән арыну таләп ителә. Вакытны кызганмыйча законнарны өйрәнсәң, җитди, хәтта төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә юл куймыйча, байтак мәшәкатьтән арынырга, хокукларыңны тергезергә мөмкин, – дип киңәш бирә ул.
Прокурор эшчәнлеге – команда эше ул. Аеруча катлаулы очракларда өлкән, тәҗрибәлерәк хезмәттәшләр ярдәмгә килә. Инде мәсьәлә бөтенләй җитди икән, районара прокурор да кушыла.
Гарапов наркотикларга бәйле гаепләү эшләре буенча махсуслаша.
– Хөкем ителүчеләр эскәмиясенә чак балигъ булган яшьләр эләгүе аяныч, – ди Рамазан Рамил улы. – Хөкемгә тарттырылучыга исә җитди җәза яный, әйтерсең лә рецидивчы. Чөнки ул балигъ булмаган затларга наркотик сатуда һәм күпләп агу саклауда гаепләнә. Әмма закон һәм намус буенча ул – җинаятьче. Чөнки наркотиклар тагын да куркынычрак җинаятьләргә китерергә мөмкин. Бу – сазлыкка юл. Гадел хөкем тарафдарларының хәмергә карата да карашы шундый.
– Кайвакыт утырыш залында хөкем ителүчегә карап торам: гади кеше, югыйсә, тәүбәгә килгән, кылган гамәлләренең нәтиҗәсе өчен үкенә. Исерек килеш аның кемнедер имгәтүенә яки көчләвенә ышанасы килми. Шуңа күрә җитәкчеләрнең бәйрәмнәрдә хәмер сатуны чикләү карарын хуплыйм, – ди прокурор ярдәмчесе. – Бер мин генә түгел. Безгә бик еш шалтыратып, ялган аракы һәм наркотиклар сату урыннарын хәбәр итәләр. Бу уңайдан чара күрәбез.
Туймазы районара прокуратурасының 10 прокурор ярдәмчесе, ике урынбасар һәм прокурордан торган коллективы нигезен асылда яшьләр тәшкил итә. Алар барысы да спортның берәр төренә мөкиббән, чөнки катлаулы эш һәрвакыт үзеңне кулда тотуны таләп итә. Мәсәлән, районара прокурор Айдар Уелданов – бильярдчы. Рамазан Гарапов исә яшьтән үк бокс залында күнегә. Бокс аңа үзенең буй-сынын тәртиптә тотарга, шулай ук тормыш сынауларына каршы торырга ярдәм итә.
Читайте нас