Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Дождь
Казалар
23 Декабря 2019, 08:55

Ялкын ялмаган язмышлар

Ел башыннан Туймазы районында 451 янгын чыккан. Алты кеше һәлак булган, җидесе җәрәхәтләнгән

Декабрь туймазылылар хәтеренә ике куркыныч янгын белән уелып калды, анда кешеләр һәлак булды. 6 декабрьдә Түбән Бишенде авылында 88 яшьлек әби янып үлде. Ул ялгызы яшәгән, күрше йортта гына торган туганының кызы күз-колак булган. Казаны ул күреп кала һәм янгын сүндерүчеләрне чакырта. Вакыйга урынына авыл халкы җыела, алар янгынны сүндерергә тырыша. Әйткәндәй, өйдә янгын кисәткеч тә урнаштырылган була. Әмма әби кухняда чыккан янгынны үзаллы сүндереп маташа, тик ишеккә барып җитәлми, төтенгә тончыга.
Берничә көннән шундый ук каза Кандрада кабатлана. 12 декабрьдә иртән иртүк Совет урамындагы күпкатлы йорттагы фатирда янгын чыга. Янгынны сүндергәннән соң анда 79 яшьлек ирнең мәете табыла. Тикшерү фаразы буенча, пенсионер яктырткычка юрган каплаган да, йоклап киткән. Бу ир ике ел элек хатыны белән аерылышкан, ялгыз яшәгән, еш эчкән, күршеләре карамагында булган. Бу юлы, кызганычка, алар аңардан күз яздырган.
Янгыннар кабатлануына юл куймау яки аларның чыгу ихтималын киметү максатында кисәтү-профилактика рейдлары үткәрелә. Кандра авыл советы белгечләре белән шуларның берсендә безнең хәбәрче дә катнашты. Үзебез белән шәхси эшкуар Ямалетдиновның “Электро” кибете түләүсез тәкъдим иткән биш кисәткеч алдык.
— Без хәзер барачак ишле гаиләнең газ өчен байтак бурычы җыелган иде. Алар аны үзаллы түли алмады, кыш та якынлашты. Балаларны кызгандык, бөтен авыл белән акча җыйдык, – дип аңлатты юл уңаенда яшьләр белән эшләү бүлеге белгече Эльза Ризванова.
С. гаиләсенең йорты – бер бүлмә һәм кухня. Анда 3-9 яшьлек дүрт бала, озак вакыт беркайда да эшләмәгән һәм хәмергә һәвәсләшкән әтиләре Фидан һәм әниләре Гөлнара яши. Ул балаларны тәрбияләү һәм йорт эшләре белән шөгыльләнә.
— Янгын кисәткечне безгә былтыр урнаштырдылар, – ди ул. – Җәмәгать хезмәткәре даими килеп йөри, яшәү рәвешебезне тикшерә, хәвефсезлек техникасы буенча күрсәтмәләр бирә. Без кагыйдәләрдән тайпылмыйбыз, балалар һәрвакыт күз уңында, ут белән шаярмыйлар. Хәзер ирем эчми, эшкә урнашты, хәлебез яхшыруга таба.
65 яшьлек пенсионер Гайнетдин К. Иске Кандра авылында шәхси йортында яши. Ул хәмер куллану сәбәпле, хәвеф төркеменә керә.
— Хатыным белән күптән аерылдык, балалар Туймазыда яши, сирәк кайталар. Хуҗалык үз өстемдә, җәй көне бакчага яшелчә, бәрәңге утыртам, – дип сөйли ул. – Авылдашлар ярдәм итә. Күптән түгел түләүсез нигездә янгыч кисәткеч куеп киттеләр. Хәзер җаным тыныч.
Х. гаиләсен исә имин булмаганнар исемлегеннән төшергәннәр – алар начар гадәтләреннән баш тарткан. Әмма шулай да сугылып чыгарга булдык. Ни дисәк тә, гаиләдә биш бала – өч малай һәм игезәк кызлар үсеп килә. Өйдә тормыш кайный: ата-анасы ихатада эшли, балалары өйдә мәш килә.
– Үз-үзләрен җиңеп, аек тормышка кайткан гаиләләр күбрәк булсын иде. Шул чагында безнең дә мәшәкать кимиячәк, – ди Эльза Ризванова.

Читайте нас