Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Казалар
17 Декабря 2019, 12:30

“Кызыл таң” гәзите Бишкурайда кунакта

16 декабрьдә Бишкурай авылы урта мәктәбендә “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” тамашасы узды

Халык алдында җырчы-композитор, шагыйрә Флүрә Шәрипова, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Резеда Нуртдинова, Башкортстанның атказанган артисткасы Лениза Гайнетдинова, Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйдельский чыгыш ясады. Тамашачыга моңлы җырлар, спектакльләрдән өзекләр тәкъдим ителде. Авыл кешеләре дә җавапсыз калмады – Даим Яушев, Сәлимә Әхмәтҗанова җырлары белән авылдашларын һәм кунакларны сөендерде. Авыл халкы “Кызыл таң” гәзитенә, “Тулпар”, “Әллүки” журналларына язылды.

Айгөл Әхмәтҗанова.

Рәмилә Закирова фотолары.

Читайте нас