Яңа ел алдыннан “Русиянең алдынгы 10 гәзите-2018” бәйгесенә йомгак ясалды. Русия журналистлар союзы белән “Журналистика һәм медиарынок” журналы үткәргән һөнәр бәйгесендә илебезнең барлык төбәк, шәһәр һәм район басмалары катнашты.
“Русия матбугатының визуаль моделен үстерүгә керткән өлеше” өчен “Туймазы хәбәрләре” бәйге дипломанты булды.