Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Ясно
Казалар
2 Декабря 2019, 09:50

Исем-атамалар законга буйсынмый

Исем такталарын, штендер һәм мәгълүмат стендларын дөрес рәсмиләштерергә кирәк

Районның “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында”гы БР Законын гамәлгә ашыру комиссиясе карамагындагы терминология хезмәте белгечләре кибетләр, кафе, автоюгычлар һәм башка оешмалар буенча тикшерү уздырды һәм исем такталары, эш тәртибе күрсәткечләрен, реклама калканнарын җентекләп күздән кичерде.
Тикшерүнең төп максаты – дәүләт телләре турындагы закон таләпләреннән тайпылу очракларын ачык-лау. Шушы законга ярашлы рәвештә, сәүдә нокталары, хезмәтләндерү үзәкләре һәм башка төрле хезмәт күрсәтү оешмаларының атамалары ике: башкорт һәм рус телендә рәсмиләштерелергә тиеш. Белгечләр фикеренә караганда, Туймазыда бу закон шактый еш бозыла. Почмак саен диярлек бер телдә генә яки ике телдә дә, әмма хаталы язылган оешма атамасына юлыгасың.
Хаталы атамалар кайбер оешма яки предприятиеләрнең исем тактасы эскизын терминология хезмәтеннән раслатмавыннан, турыдан-туры реклама яки дизайн агентлыкларына мөрәҗәгать итүеннән килә. Агентлыклардагы белгечләр гадәттә башкорт телен белми. Мәсәлән, “Билайн” элемтә салонында эш тәртибе күрсәткечендә “йома” сүзендә хата ясалган “йөма” дип язылган. “Магнолия” кибетенең эш тәртибендә “дүшәмбе” сүзенең башкортчага тәрҗемәсендә хата киткән: сүз ахырында “Е” урынына “Ә” тора.
Башкорт алфавиты хәрефләрен дөрес кулланмау элеккечә киң таралган кимчелекләрнең берсе. Мәсәлән, башкорт телендәге Ҡ урынына К, Ә урынына Е, Һ урынына инглизчә Н һәм башкалар кулланыла. Бу “Ягуар” стильная одежда” кибетенең эш тәртибендә күренә – “тәнәфесHеҙ». Н хәрефе урынына башкорт телендәге һ кирәк.
Хәрефләр фәкать бер зурлыкта, төстә булырга тиеш. Авыш шрифт (курсив) кулланырга рөхсәт ителми. Башкорт телендәге текст сулда яки өстә, рус телендәгесе уңда яки аста урнаша.
Орфография хаталары ШЭ “Город Т” һәм “Технодок”ка хас – башкорт телендәге “тәнәфесһез» сүзенең ахырында башкортча ҙ язылырга тиеш.
Шулай ук исем такталарында, эш тәртибе күрсәткечләрендә текстларны урнаштыруда да ялгышлыкларга юл куелган. БРның “Башкортстан Респуб-ликасы халыклары телләре турында”гы Законына ярашлы рәвештә, башкорт телендәге текстлар сул якта яки өстә, рус телендәгесе уң якта яки аста урнаштырылырга тиеш. Мәсәлән, “Фотолюкс – центр фотоуслуг и печати” оешмасына хас бу хата.
Кайбер исем такталары рус телендә генә бирелгән, мәсәлән, пекарня “Сладкая булочка”, “Оформление торжественных событий “Воздушная планета”, SlimКЛУБ,сеть магазинов “Магнит-косметик”, “Цветочный дом”, “Блинная”, автошкола “Экипаж”, салоны связи “Мегафон”, МТС (эш тәртибе тәрҗемә ителмәгән).
Тикшерү нәтиҗәләре буенча районның терминология хезмәте оешма һәм предприятиеләргә исем такталарын, эш тәртибе күрсәткечләренең закон таләпләренә ярашлылыгын тикшерергә киңәш итә.
Сораулар туса, тәрҗемә бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Адресы: Туймазы шәһәре, Мичурин ур., 20б, 19нчы бүлмә, белешү өчен телефон: 5-18-48.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.

Читайте нас