Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Казалар
8 июль 2019, 13:33

Урман-кырларда сак булыгыз: еланнар

Роза Кузьмина балачактан җәфалаган кимчелектән арынган

Урманда, үлән баскан акланнарда йөргәндә, җиләк яисә гөмбә җыйганда озын җиңле, балаклы кием, кунычлы аяк киеме киегез. Черегән төпләр, җирдәге һәм агачтагы кечкенә оя-өннәр янында ял итәргә тукталмагыз.

Елан чаккан очракта беренче ярдәм
– Елан агуы күпчелек өчен үлемечле түгел, әмма искәрмә бар: агудагы аксымга көчле аллергия тәэсире булган очракта, дөрес ярдәм күрсәтелмәсә, нәтиҗәсе аянычлы булырга мөмкин. Шуңа күрә иң мөһиме – тизрәк хастаханәгә барып җитү. 03 яки 112 (коткару хезмәте) телефоннары аша ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Әгәр үз транспортыгызда тизрәк барып җитәчәгегезгә ышаныч бар икән, шундук хастаханәгә юл тотыгыз.
Елан чаккан кешегә тынычлык тәэмин итегез, зарарланган очлыкка көч килмәсен, аны күтәртегез. Күбрәк сыеклык – су, чәй, сут эчерергә тырышыгыз. Температураны төшерүче дару (аспирин яки парацетамол) каптырыгыз. Тешләгән урынга салкын куегыз – кул астында нәрсә бар: юеш сөлге яки чүпрәк кулланырга була.
Организмга эләккән елан агуы тәэсирендә куерган канны сыеклый ул. Үзегез белән аллергиягә каршы чаралар (супрастин, тавегил) булса, аны да эчерегез.
Елан чаккан урынны кисәргә, бәйләргә, хәмер эчәргә, тешләгән урыннан канны суырырга киңәш ителми.

Гүзәл Бәдретдинова.

Читайте нас: