Бу юлы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре автомобильчеләр һәм җәяүлеләрне документларын тикшерү һәм идарә җаваплылыгы штрафы салу өчен туктатмады. Аларны Җиңү көне белән котладылар, Юл-хәрәкәт кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында искә төшерделәр, Георгий тасмалары һәм белешмәлекләр тапшырдылар.