Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Казалар
28 февраль 2019, 11:42

Сабак алмаган

Дуслык авылыннан ерак түгел тимер юл кичүендә бу айда инде икенче юл-транспорт казасы теркәлгән

– Юл-транспорт казасы сишәмбе көнне кошчылык фабрикасы янында булган. Җиңел машинага идарә иткән 43 яшьлек ир, семафорның тыюлы сигналы януга карамастан, тимер юл кичүен үтеп китәргә исәпли. Һәм “Мәскәү-Уфа” маршруты буенча хәрәкәт иткән пассажир поезды белән бәрелешә. Нәтиҗәдә шофёр һәм аның пассажирлары – Дуслыктан 51 яшьлек һәм Собханкулдан 29 яшьлек хатыннар район хастаханәсенә озатыла.

Исегезгә төшерәбез, шушы юл кичүендә бер ай элек шундый ук юл-транспорт казасы булды, – дип хәбәр итте ДЮХИИ бүлекчәсенең юл-хәрәкәт хәвефсезлегенә өндәү инспекторы Алсу Хәлиуллина.
Читайте нас: