7 февральдә Дуслык авылы янындагы тимер юл кичүендә автомобиль белән локомотив бәрелешкән. Шушы авылның 65 яшьлек кешесе “Датсун” машинасында, светофорның тыюлы уты януга карамастан, юл аша чыгарга уйлый. Әмма хәвефле урынны үтеп китәргә өлгерми. Машинадан да чыгалмый ул. Локомотив әкрен килү сәбәпле генә фаҗига булмый кала. Машинага механик яктан зыян килә.