Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Казалар
31 гыйнвар 2019, 11:59

Берсе үлгән, берсе хастаханәдә

Яшь пар машина газына агуланган

Яшь пар машина газына агуланган
Пәнҗешәмбе кичтән таксичылар Урманчы Морозов урамында юл читендә туктап торган ВАЗ-2109 машинасына игътибар итә. Шофёр һәм пассажирның ничектер уңайсыз утыруы шик тудыра аларда. Каза урынына ашыгыч ярдәм чакырталар. Медицина хезмәткәрләре 22 яшьлек егетнең үлемен раслый, аның 24 яшьлек юлдашын хастаханәгә озаталар.

– Яшь кеше көч кулланып үтерелмәгән, – ди БР Тикшерү комитеты Туймазы районара тикшерү бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча үтәүче Илнар Нигъмәтуллин. – Машина төзек булмаган, бу андагы яшьләрнең ис газы белән агулануына китергән.
Читайте нас: