Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Казалар
4 декабрь 2018, 13:19

«Мин – йорт җиһазлары ясаучы»

Дәүләт ярдәме программасы кысаларында яшь гаилә уңышлы кәсеп ачкан

Дәүләт ярдәме программасы кысаларында яшь гаилә уңышлы кәсеп ачкан


Гаилә табиблары, тегүчеләр, адвокатлар була. 30 яшьлек туймазылы Илнар Гыймаев исә «гаилә мебельчесе»нә әверелгән. Ныклы карарга килергә аңа дәүләт ярдәме һәм чәмле хатыны ярдәм иткән.


2000нче еллар башында Гыймаев Стәрлетамактагы 141нче һөнәр училищесында агач-балта остасына укып чыга. Әмма башта яшелчә-җимеш хуҗалыгында, аннары “Каустик” предприятиесендә эшли, төзелеш бригадасында акшарчы, Төньякта механика-җыю эшләре һәм нефть промыселы җиһазларын ремонтлау слесаре, Петербургта төзелештә прораб була. Бу ир-егет хәтта тегүче-моторчылар курсларын төгәлләгән! Аның эшче белгечлекләр турындагы таныклыкларын катлап тезсәң, бер метрга җитәчәк.

– Берничә ел элек исә миңа Туймазыда мебель цехында эшләргә тәкъдим иттеләр, анда диван һәм кәнәфи кысалары җитештерелә, – дип сөйли Илнар. – Бераздан: “Поролон ябыштыру һәм тукыма тарттыру участогында эшли аласыңмы?” – дип кызыксындылар. “Әлбәттә, – дип җавап бирдем. – Мин бит һөнәрем буенча мебель җыючы”.

Үземне нәрсәгә өйрәтүләрен искә төшердем, аннары интернетта өстәл, сәке, диван һәм карават сызымнарын җентекләп өйрәнә башладым... Агач белән генә эшләргә теләвемне аңладым. Гаилә мебельчесенә әверелү – ягъни, заказларны өйдә кабул итү хыялы шунда туды да инде.

(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).
Читайте нас: