Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Казалар
29 ноябрь 2018, 16:29

Сыер малын смартфон ярдәмендә теркиләр

Гомумрусия электрон базага райондагы авыл хуҗалыгы малларының 90 процент чамасы кертелгән

Гомумрусия электрон базага райондагы авыл хуҗалыгы малларының 90 процент чамасы кертелгән


Илебездә малларны теркәү буенча бердәм мәгълүмат системасы оештырыла. Бу эш чәмле бара.


– Ул терлекләрне уртак ре-

естрга кертү мөмкинлеге бирә, – дип бәян итте районның баш ветеринария табибы Илгиз Насыйбуллин. – Районда кимендә 19 мең баш сыер малы, 12 меңләп сарык, кимендә 170 дуңгыз һәм 600 баш ат идентификацияләнгән һәм мәгълүмат базасына кертелгән.

Аның сүзләренә караганда, ветеринария-озату документы хәзер шушы базада теркәлгән малларга гына биреләчәк. Инфекция ачыкланып, маллардан арынырга туры килгән очракта фәкать аларның хуҗалары гына компенсациягә дәгъва итәләчәк.

– Ветеринария хезмәте карамагында шәхси ярдәмче һәм вак хуҗалыкларда ас-

ралган сарык һәм сыерлар турында мәгълүмат булмау аларны иден-тификацияләүгә комачаулады, – ди Илгиз Нәҗип улы. – Гади марка-тамгалау да ышанычлы түгел иде: кайбер җитештерүчеләрнең “алкалары” коелып-сынып бетте, ә тире астына кертелгән чип-ларны кайвакыт сканерлар “танымады”.

Хәзерге бердәм исәп системасы һәм малларны теркәү гомуми программа платформасына берләштерелгән кушымталар комплексыннан гыйбарәт. Ул тиз арада малларның хәл-торышын ачыклау, башкарылган яки күздә тотылган прививкалар һәм хәтта теге яки бу биләмәдә авыл хуҗалыгы малларының авыру дәрәҗәсен белү мөмкинлеге бирә. Әйткәндәй, теркәү һәм идентификацияләүне гади смартфондагы кушымталар ярдәмендә башкарырга була.

Бар мәгълүмат гаджет хәтерендә саклана һәм интернет булган очракта шундук ветстанция серверындагы мәгълүмат базасына тапшырыла.

Терлекләрне теркәү өчен бирка-алка, чип сатып алу һәм ветеринарны шәхси хуҗалыгыгызга чакыру да җитә. Шул рәвешле үк мәче, маэмай һәм башка йорт хайваннарын теркәргә була. Теләсә кайсы терлек хуҗасы смартфонына махсус программа урнаштырып, аның ярдәмендә билгене укый ала, бу малга кагылышлы барлык мәгълүматны күрү мөмкинлеге бирә. Бигрәк тә бәхәсле очракларда уңайлы мәсәлән, малның кемнеке булуы ачыкланганда, чит малга юлыкканда аның хуҗасын табу җиңеләя.

Эмиль МУСИН.

Читайте нас: