Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Казалар
22 ноябрь 2018, 12:55

Өсән урамына су килде

Су тәэминатына акча район бюджетыннан бүленгән

Деньги на водоснабжение выделил районный бюджет


Иске Собханкул авылы-ның Өсән урамын су белән тәэмин итү мәсьәләсе турында гәзиттә күп язылды. Байтак еллар биредә яшәүчеләр кое суыннан файдаланырга мәҗбүр булды. Бу мәсьәләнең хәл ителәчәгенә өметләре өзелгән иде инде.

Әмма быел суны элекке консерва заводыннан кудырган иске суүткәргечне тергезергә карар ителде. Район бюджетыннан бу максатта бер миллион сум бүленде. Эш бер ай эчендә башкарылды. "Водомонтажкомплект" предприятиесе эшчәннәре 1,5 км торба сузды. Үткәргечләрне Яшьләр урамындагы суүткәргечкә тоташтырдылар.

Хәзер Өсән урамында яшәүчеләр үз акчасына үзәк челтәрдән өйләренә су үткәрү белән мәшгуль (законда шулай каралган).

Кое суы хәзер фәкать хуҗалык ихтыяҗлары өчен файдаланылачак.
Читайте нас: