Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Казалар
30 октябрь 2018, 12:32

Ташландык аклан гөлбакчага әверелде

Серафимовканы төзекләндерүгә кимендә 3 млн сум бүленгән

Серафимовканы төзекләндерүгә кимендә 3 млн сум бүленгән


Әле күптән түгел Серафимовка авылы мәдәният йорты ишегалды чүп үлән баскан ташландык акланнан гыйбарәт иде. Бүген биредә матур һәм заманча бакча пәйда булды. Шушы җәмәгать биләмәсен төзекләндерү өчен акча (кимендә 1,2 млн) “Уңайлы шәһәр мохите тәэмин итү” проекты кысаларында бүленде.


Бик матур бакча булды бу: яз көне шау чәчәккә күмелгән «Альп таучыклары» арасында бала бишеге этеп йөргән, челтәрле яктырткычлар астындагы эскәмияләрдә утырып ял иткән әниләрне күз алдына китерәсең.

– Бакча-парк яктырткычлары алырга исәп юк иде. Акчаны сак куллану нәтиҗәсендә ия булдык без аларга, – ди авыл советы башлыгы Алексей Нелюбин. – Үз ярдәмен тәкъдим иткән химаячы акчасына исә яз көне бакчада эскәмияләр урнаштырылачак. Шушы көннәрдә туфрак китереп, яшелләндерүгә керешәчәкбез.

Быел көз проект ярдәмен-дә 18нче кварталның 2нче һәм 4нче йорт ихаталарында асфальт түшәлде, юллар киңәйтелде.

– Соңгы ике елда Серафимовкада юлларны ремонтлау белән ныклап шөгыльләндек. Быел барлык югарылыктагы бюджетлардан бу максатта 10 млн сум сарыф ителде, – дип дәвам итте Нелюбин. – Әмма авылыбыз зур, юллар күп, «Уңайлы шәһәр мохите тәэмин итү» проекты булмаса, байтак йорт ихаталарына ремонт ясый алмас идек.


Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: