Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Казалар
22 октябрь 2018, 12:02

Яшь алмаш һәм яңа җиһазлар кирәк

Тоташ республикадагы кебек, районыбызда медицина оешмалары тикшерелде

Тоташ республикадагы кебек, районыбызда медицина оешмалары тикшерелде


Быел июльдә Туймазыда мөһим җәмәгать объекты – яңа балалар дәваханәсе төзелә башлады. Аңа район һәм үзәк район хастаханәсе җитәкчеләре, шулай ук гади туймазылылар үтенече буенча, күп газаплар белән ирешелде дияргә мөмкин. Бүген төзелеш мәйданчыгында эш кайный: подвал, беренче кат күтәрелгән, анда тәрәзә һәм ишекләр урнаштырылган, җылылык трассасы сузылган, суүткәргеч салу эшләре бара.


Медицина хезмәткәрләре

өчен таунхауслар

Әмма, яңа объектлар төзүдән тыш, сәламәтлек саклау тармагында даими рәвештә башка мәсьәләләрне дә хәл итәргә туры килә. Мәсәлән, яшь алмаш һәм җиһазлар белән тәэмин итү. Үзенең урынбасарлары белән берничә көн дәвамында районда сәламәтлек саклау тармагы торышын тикшергән район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов игътибарны нәкъ шул мәсьәләләргә юнәлтте. Атап әйткәндә, Туймазы үзәк район хастаханәсе баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин белән үзәк район хастаханәсендә һәм Кандра хастаханәсендә булды ул.

Травматология бүлекчәсендә аларны бүлекчә мөдире Илнур Гарапов белән аның аз санлы хезмәттәшләре каршы алды.

– Эшебез киеренке, тетрәнешләр күп, чөнки без авария һәм гадәттән тыш хәлләрдән соң авыр җәрәхәтләр белән эш итәбез. Шуңа күрә белгечләрне тоту авыр – алар тынычрак эш сайларга тырыша, – дип аңлатты төп мәсьәләне Илнур Зиннур улы. – Яшь табиблар өчен торак мәсьәләсе хәл ителсә, бу уңайдан киеренкелек кимер иде, бәлки.

– Алмаш мәсьәләсен хәл итү өстендә эшлибез, – дип аңлатты Зәбир Гыйздәтуллин. – Булган белгечләрне өстәмә укытабыз – нәтиҗәдә ике яхшы яшь нейрохирургыбыз бар хәзер. Моннан тыш, үзәк район хастаханәсе штаты күптән түгел яшь травматолог һәм травматолог-ортопед, стоматолог, педиатр, отоларинголог һәм ике участок терапевты белән тулыланды. Ләкин безгә төрле юнәлештәге белгечләр тагын кирәк әле. Беренче чиратта – реаниматологлар.

– Хезмәт торагы сыйфатында ике-өч фатир бирәләбез. Әмма торак мәсьәләсен системага ярашлы һәм киләчәккә йөз тотып хәл итәргә кирәк, – диде Айдар Рифгать улы. – Табиблар өчен таунхауслар төзү ысулын күздән кичерәчәкбез. Аларның бәяләре коммерция торагыннан шактый аерылачак. Бу мәсьәләне хәл итүнең тагын бер юлы – коммерция нигезендә фатир яллау. Мәсәлән, Чулпан-2 төбәгендә, анда төзүчеләр торак өчен түләүдән чак кына кыйммәтрәк хакка табибларны фатирга кертергә әзер.

Башка бүлекчәләрдә – кардиология, неврология, терапиядә белгечләр җәһәтеннән хәл артык киеренке түгел. Мондагы табиблар көндәлек эш-мәшәкатьләре турында сүз кузгалгач, эш өчен заманчарак җиһаз һәм яңа биналар таләп ителүгә басым ясады.

– Бүген эшләү өчен җиһазлар бар, – диде табиб-невролог Илүсә Хәлиуллина. – Без бурычларыбызны хәл итәбез, шул исәптән инсульт, инфаркт кичергән кешеләрне коткарабыз-аякка бастырабыз. Әмма сыйфатны яхшыртуга йөз тотарга кирәк.

– Яңа җиһаз сатып алуга килгән-дә, 2018 елда бала тудыру йорты өчен аны кимендә өч миллион сумлык сатып алдык. Моннан тыш, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы флюорографны ремонтлауга 2,5 миллион, ФГС аппаратын төзәтүгә 284 мең сум чамасы бүлде, – дип хәбәр итте Зәбир Гыйздәтуллин. – Әмма яңа җиһазга ихтыяҗ кимеми.

Ләлә МУСИНА.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: