Туймазы хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
12 гыйнвар 2021, 12:07

Юллар таләпчән

Синоптиклар мәгълү-матлары буенча, гыйнварның тәүге ункөнлегендә шәһәрдә айлык явым-төшем 135 процент тәшкил иткән

Урамнарны кардан арчырга барлык юл һәм үткәргечләр хезмәтләре чыккан.
— Безнең оешма карамагында, Чулпан, Түбәнкүл һәм квартал эчләрендәге юллардан тыш, шәһәрнең барлык урамнары, – ди «ДорСтрой» җәмгыяте баш инженеры Фәрит Шәфыйков. – Беренче чиратта без җәмәгать транспорты йөргән юлларны ачабыз, мәктәп, балалар бакчалары, хастаханә һәм башка җәмәгать объектларына илтүче юлларны арчыйбыз.
Бәйрәм көннәрендә без гадәти режимда эшләдек. Асылда – төнлә, транспорт агымы бик көчле булмаганда. Әле шәһәрдә 20 берәмлек махсус техника эшли: грейдер, бульдозерлар, төягечләр бу.
Фото: www.marimedia.ru
Читайте нас: