Үткән ялларда районда “Торак” профилактика чарасы узды, аның кысаларында 48нче янгын сүндерү-коткару бүлеге һәм районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре ихата саен тикшерү үткәрде. Алар ишле гаиләләр, ялгыз картлар, хәмергә һәвәс кешеләр яшәгән 60лап йортка сугылды. Халыкка янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре аңлатылды, кисәтүләр таратылды.