Туймазы хәбәрләре
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
14 декабрь 2020, 11:47

Аяусыз очкын

Туймазы районында хәл-торыш катлаулы: декабрь башыннан районда 10 янгын чыккан, ике кеше һәлак булган.

Туймазы районында хәл-торыш катлаулы: декабрь башыннан районда 10 янгын чыккан, ике кеше һәлак булган.
3 декабрьдә кичке сәгать тугызларда Чапаев урамындагы 10нчы йортта янгын чыккан. Вакыйга урынына килеп җиткән янгын сүндерүчеләр янгынны сүндергән һәм фатир балконында 69 яшьлек хуҗаның мәетенә тап булган. Ул янган бинадан 15 һәм 10 яшьлек оныгын чыгарганнан соң, яңадан фатирга кереп, ялкынны үзаллы сүндерергә уйлаган. Аннары кире чыгалмаган.
10 декабрьдә Райман авылында янгын чыккан. Үзәк урамда төзелеп бетмәгән йортка ут капкан. Вакыйга урынында эшләгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, ялкын бина түбәсен ялмаган. Яну мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән. Янгынны буйсындырган вакытта янгын сүндерүчеләр 1951 елгы ирнең мәетенә юлыккан.
Серафимовка авылында янгын кисәткече ике баланың гомерен коткарган. Янгын
9 декабрьдә көндез чыккан, өлкәннәр бу вакытта өйдә булмаган. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан Төп идарәсенә Серафимовка авылында Лесная урамындагы йорт януы турында хәбәр килеп ирешкән. Янгынны сүндерүгә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре һәм “РНПБ” җәмгыятенең объектларда янгын хәвефсезлеге хезмәте җибәрелгән. Алар килеп җитүгә бер катлы бүрәнә бинаны ялкын ялмаган. Янгынны тиз арада буйсындырганнар.
Ачыклануынча, янгын чыккан вакытта өйдә ике бала – сигез яшьлек малай белән алты яшьлек кыз булган. Алдан фаразлануынча, янгынга җылыткыч сәбәпче. Балаларның өлкәне төтенгә тәэсир иткән янгын кисәткече тавышын ишеткән һәм сеңлесен җитәкләп, урамга чыгып йөгергән. Төтенгә тәэсир итүче автономияле янгын кисәткече бу йортта 2018 елда, Яңа ел алдыннан урнаштырылган.
Серафимовка авыл советы авыл биләмәсе хакимиятендә зыян күргән гаиләне вакытлыча маневр фонды тулай торагы бүлмәсендә урнаштыруларын хәбәр иттеләр. Бу кешеләр, мөгаен, анда язга кадәр яшәр, чөнки үз йортларын тергезү эшләренә көннәр җылыткач кына керешә алачаклар.
Хәл киеренке
Башкортстанның Дәүләт гадәттән тыш хәлләр комитеты башлыгы янгын корбаннары арту сәбәпле республика халкына мөрәҗәгать итте
Башкортстан Республикасы Дәүләт гадәттән тыш хәлләр комитеты рәисе Фәрит Гомәров рес-публикада янгыннарга бәйле хәл-вакыйгаларны бәяләп, төбәк халкына янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
— Кышка керү белән янгыннарда һәлак булучылар саны артты. 2020 елның декабрендә тәүге ун көндә 24 кеше янып үлгән – бу үткән елгыдан өчләтә артык. 8-9 декабрьдә өч бала һәлак булган: Бишбүләк һәм Гафури районнарында. Аларның иң кечесенә – 4, өлкәненә 11 яшь булган, – ди оешма җитәкчесе.
Гомәров сүзләренә караганда, корбанлы янгыннарның төп сәбәбе – тәмәке тартканда ут белән саксыз кылану; электр җиһазларыннан хәвефсез файдалану кагыйдәләреннән тайпылу; торакны мич ягып җылытканда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү.
Бу көннәрдә республикада салкыннар хакимлек итә, күпләр веранда яки хәтта өйдә генә тәмәке тарта. 12 кешенең һәлакәтенә нәкъ шул сәбәпче булган. Сезгә мөрәҗәгатем шул: сүндерелмәгән тәмәке ташламагыз, бинада тәмәке тартмагыз, электр җиһазларыннан һәм мичләрдән файдаланганда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен катгый үтәгез. Үзегез ясаган һәм ватык электр җылыткычлары кулланмагыз!
Һәм, зинһар, торагыгызда янгын кисәткечләре урнаштырыгыз. Шушы нәни сиреналар “телгә килү” нәтиҗәсендә республикада 486 кеше исән калган, шул исәптән 203 бала. Балаларыгыз белән бергәләп, янгын вакытында нәрсә эшләргә кирәклеген тикшерегез. Бу байтак фаҗигаләргә юл куймаска ярдәм итәчәк.
Янгынны үзаллы сүндермәгез!
Исерек якыннарыгызны һәм танышларыгызны, шулай ук балаларны ялгыз калдырмагыз. Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре аналарның, янгын корбанына әверелгән кешеләрнең туганнарының ачы күз яше белән сугарылган.
Читайте нас: