Чәршәмбе, 2 декабрьдә, Туймазы районында кыш көне балык кармакларга һәвәс ирнең гомерен өзгән каза теркәлә. Гадәттән тыш хәл күлнең төньяк ярыннан биш йөз метр ары, Кандра-Котый авылы янында була. Мотобуксир руле артындагы ир боз астына төшеп китә.
Ярдәм сорап кычкырган ир янына якындагы балыкчылар йөгереп килә. Берсе батучы кеше янына барып җитә ала, әмма үзе дә суга төшә – Кандрадан 27 яшьлек Илдар Габдуллин аны коткарырга ашыга.
— Балыкка туганым белән килдем, – ди Илдар. – Мотобуксирдагы ирне хәтерлим – ул безнең яннан үтеп китте, берничә минуттан исә транспорт тавышы ишетелми башлады һәм без ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишеттек. Шунда йөгердек. Иң якыны өлкән яшьтәге балыкчы иде. Ул бишмәтен салып ташлап, җылуга шуышты, боравын сузды, әмма үзе дә су астына китте. Мин икенче борауны эләктердем, аны озынайтып, җылуга таба шуыша башладым. Мотобуксирдагы ирне башка күрмәдем мин. Аңа ярдәмгә килгән абзыйны коткарырга карар иттем. Судан тартып чыгаргач: “Рәхмәт, егетләр”, – диде дә, шундук китте ул. Суык ич, 17-20 градус. Исемен дә, фамилиясен дә сорамадым.
“Кандракүл” табигать паркы җитәкчесе Тәлгать Шәрифуллин хәбәр итүенчә, декабрь башына күл бар җирдә дә туңып бетмәгән.
— Урыны белән аның калынлыгы 10-15 сантиметр, кайдадыр ул бөтенләй юк. Халык шундый безнең – кисәтү-өндәмәләр белән генә куркыта алмыйсың. Бозның юка икәнен күреп торалар, әмма каргизәрләрдә, мотобуксирларда йөриләр, – диде ул.
БР Дәүләт гадәттән тыш хәлләр комитеты БР авария-коткару хезмәте төбәк авария-коткару отряды начальнигы Эдуард Шагалиев та күлдәге бозның бик юка булуын раслады. Һәлак булган балыкчының гәүдәсен бер тәүлектән соң гына чыгардык. Кандрадан 45 яшьлек ир бу.
Сак булыгыз: юка боз
Нинди боз хәвефсез?
Барысы да күпме кеше җыелуга һәм нәрсә эшләргә җыенуыгызга бәйле. Кабул ителгән таләпләр буенча бозның хәвефсез калынлыгы:
бер кеше өчен — кимендә 10 см;
шугалак җиһазлау өчен — кимендә 12 см;
җәяүлеләр кичүе өчен — кимендә 15 см;
машиналар үтү өчен — кимендә 30 см.
Гадәттә, ныклы боз – үтә күренмәле, яшькелт яисә зәңгәрсу төстә. Ул ешрак карсыз ачык җирдә барлыкка килә. Юка боз – сөт төсендә, тонык. Кытыршы, күзәнәкле. Мондый боз шундук ярыла, шытырдап тормый.
Кар каплаган яңа боз хәвефле. Кар җылуларны кап-лый, туңуны акрынайта.
Агым уңаенда, аеруча көчле, тирән һәм үтәли җилле урыннарда; күләгәле һәм төбендә торфлы урыннарда; сазлык-лы яр буйларында; су асты чишмәләре чыккан урыннарда; күпер асларында; тар урыннарда; сулыкларга җылы һәм кайнар сәнәгать һәм үткәргечләр предприятиеләре суларын агызган урыннарда; камыш, башка суүсемнәр үскән урыннарда боз һәрвакыт юка.
Башка юл юк – боз аша чыгарга кирәк. Аны ничек итеп мөмкин кадәр хәвефсезрәк үтәргә?
Бозга тәүлекнең караңгы вакытында һәм һава шартлары бозылганда (томан, кар, яңгыр) чыгарга ярамый. Боз өстендә йөгермәгез һәм сикермәгез.
Кыш башында сулык уртасы – иң хәвефле урын. Кыш ахырына ярга, су торбаларына, күперләргә якын җирләр хәвефлегә әверелә.
Җиһазланган боз кичүләреннән, кеше йөргән сукмаклар, чаңгы эзеннән барыгыз.
Бозның ныклыгын аяк белән тибеп тикшерергә ярамый. Чаңгы таягы белән беренче сугуда ук боз өстенә әз генә су чыкса да – димәк боз юка, аның өстеннән үтәргә ярамый, шунда ук эзегез буйлап, гәүдә авырлыгы күбрәк мәйданга бүленсен өчен аякларыгызны җилкә киңлегендә аерып, боздан аермый гына шудырып, ярга кире чыгыгыз. Боз чатнаган очракта да шулай эшләргә кирәк.
Туңган сулыклар өстеннән чаңгыда чыгу хә-вефсезрәк. Әмма аларның беркетмәсен каптырмас-ка, чаңгы таякларының элмәкләрен кулга кими генә тотарга кирәк. Әгәр сезнең биштәрегез бар икән, аның бер як җилкәгезгә генә асыгыз. Көтелмәгән хәл килеп чыкса, аны тиз генә читкә салып ташлый алачаксыз.
Төркем белән чыкканда бер-берегездән биш-алты метр ара калдырып атлагыз.
Үзегез белән 20-25 метрлы, бер башы элмәкле һәм йөк беркетелгән бау алыгыз. Йөк боз астына төшеп киткән кешегә бауны ыргытырга ярдәм итәчәк, элмәк исә аңа ышанычлырак тотынырга кирәк булачак.
Әгәр сез балыкчы икән, бәкеләрне бер-берсеннән биш-алты метр ара калдырып тишегез. Үзегез белән мотлак коткару жилеты алыгыз.
Боз астына төшеп китсәгез нишләргә?
Каушамагыз, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, сулышны тотрыкландырыгыз.
Кулларны ике якка җәегез һәм баш белән суга чуммас өчен боз читенә тотынырга тырышыгыз.
Сезне агым алып китмәсен өчен җылу читенә чыгарга тырышыгыз. Боз читен ватмас өчен сак кына, кискен хәрәкәтләр ясамыйча гына күкрәгегез белән бозга ятыгыз, башта бер аягыгызны, аннары икенчесен куегыз. Әгәр боз авырлыгыгызга чыдаса, әкрен генә боз читеннән ярга таба тәгәрәгез.
Килгән якка барыгыз, чөнки ул якта сез бозның ныклыгын сынагансыз.
Иптәшегез боз астына
китсә нишләргә?
Бозлы суга төшкән кеше 10-15 минуттан туңарга, 20 минуттан аңын җуярга мөмкин. Шуңа күрә вакыт секундлар белән исәпләнә, казага тарыган кешенең гомере исә коткаручыларның зирәклегенә һәм җәһәт эш итүенә бәйле!
Бау (бу хакта әйтеп үткән идек), озын таяк, такта алыгыз, шарфлар, каешларны, киемнәрне бергә бәйләгез һәм кулларны җәеп, җылу читенә шуышып килегез. Ялгыз булмасагыз, бер-берегез артыннан шуышыгыз.
Казага тарыган кешегә кычкырыгыз. Бу аңа өмет һәм көч өстәр.
Казага тарыган кешегә артык якын килү хәвефле. Сез бозга йөкләнешне арттырасыз һәм үзегез дә боз астына төшеп китүегез ихтимал. Өч-дүрт метр ераклыкта туктагыз, таяк, бау, шарф яисә башка озын әйбер ташлагыз.
Каза күрүчене сак кына тартып чыгарыгыз һәм аның белән бергә шуышып, хәвефле җирдән читкә чыгыгыз.
Каза күрүчене кичекмәстән җылыга илтегез. Бар киемен сыгыгыз, мөмкин булса, коры кием кидерегез. Мотлак рәвештә “ашыгыч ярдәм” бригадасы чакыртыгыз.