Туймазы хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
31 август 2020, 11:16

Уку елы башы һәм сайлау тыныч-имин узарга тиеш

Яңа уку елына төшәр алдыннан җәмәгать һәм сәнәгать объектларында, күмәк халык җыелган урыннарда террорчылыкка каршы якланганлык дәрәҗәсе муниципалитетның террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышында тикшерелде.

Төбәк сайлау комиссиясе рәисе Генадий Алчинов, Русия Эчке эшләр министрлыгы Туймазы районы бүлеге Илдар Миңнеәхмәтов, мәгариф идарәсе начальнигы Айгөл Әхмәтова, махсус урта уку йортлары җитәкчеләре сайлау участокларында, Белем көнендә мәгариф оешмаларында хәвефсезлек һәм хокук тәртибе тәэмин итү буенча террорчылыкка каршы якланганлыкны тәэмин итү чаралары күрелүен бәян итте. Атап әйткәндә, сүз металл детекторлары һәм башка техника контроль чаралары, кинология хезмәте белгечләрен җәлеп итү, каравыл-сак һәм видеокүзәтү системаларының инженер-техника чаралары төзеклеген тикшерү турында барды.
Комиссия утырышында шулай ук үзәк мәдәният һәм ял паркының хәвефсезлек дәрәҗәсе, “Заманча шәһәр мохите тәэмин итү” программасы кысаларында видеокүзәтү камералары санын һәм койма-киртәләрне арттыру зарурлыгы тикшерелде.
Фото: rusevik.ru
Читайте нас: