Туймазы хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
24 август 2020, 16:35

Гомерләрне саклап калачак

Янгында кешеләр асылда ис газы һәм янгын вакытында бүленеп чыккан матдәләрдән агуланып үлә.

Янгында кешеләр асылда ис газы һәм янгын вакытында бүленеп чыккан матдәләрдән агуланып үлә. Кешеләрнең янгында һәлак булуына юл куймауның иң нәтиҗәле чараларының берсе – мөстәкыйль янгын кисәткече (АДПИ). Бу җайланма янгын чыккан мәлдә үк төтенгә тәэсир итә, димәк, ут-ялкынны кул астындагы чаралар ярдәмендә дә сүндереп була.
Бүген аны алу хокукына (республика бюджеты исәбенә) халыкның шушы катламнары ия:
– ялгыз яшәүче кимендә 55 яшьлек кешеләр;
– җиде яшькәчә баласы булган гаиләләр.
Мөстәкыйль кисәткечне урнаштыруга кагылышлы мәгълүматны Янгыннарны кисәтү үзәгендә алырга була (Туймазы, Совет ур., 14, телефоны: 2-32-24, 8-927-343-77-27).
Читайте нас: