Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
28 июль 2020, 13:38

Тукталышларны йогышсызландыралар

Республикада көн саен кимендә 2 мең ихата һәм 15 мең подъезд дезинфекцияләнә.

Коронавирус йоктыру хәвефен киметү өчен Туймазы районының 17 идарәче компаниясе күпфатирлы 835 йортта подъездларны эшкәртә. Баскыч култыксалары, почта әрҗәләре, ишек тоткалары, лифт чакырту төймәләре, йорт алдындагы эскәмияләр йогышсызландырыла.
Туймазы дезин-фекцияләү станциясе 72 тукталышны эшкәртә.
“Башфармация” дәүләт унитар предприятиесеннән безнең районга йогышсызландыру чаралары, саклану битлекләре һәм күзлекләр, резина итекләр һәм иңгә асылмалы сиптергечләр кайткан, алар республика бюджеты акчасына сатып алынган һәм 2020 елның сентябренә кадәр җитәчәк.
Фото: sorochinsk56.ru
Читайте нас: