Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
27 июль 2020, 16:30

Нишләп шәһәрдә сирена улый?

Берничә көн рәттән туймазылылар әледән-әле сирена тавышын ишетә.

Район хакимияте башлыгы урынбасары Булат Хәлиуллин аңлатуынча, борчылырлык сәбәп юк – шәһәрдә яңа хәбәр җиткерү системасы сынала.
Аны үзгәртеп кору программасы кысаларында Туймазыда җиде сирена һәм дүрт тавышкөчәйткеч урнаштырылды. Шушы көннәрдә Башкортстан Дәүләт гадәттән тыш хәлләр комитеты вәкилләре аларның эшләвен тикшерде.
Сирена улавын ишетсәгез, төбәк телеканалын яки радиостанцияне кабызырга, тавыш сигналыннан соң хәбәр-яңалыкны тыңларга кирәк. Аннары шундагы тәкъдим-күрсәтмәләргә ярашлы эш итәргә. Мөһим мәгълүматны тавышкөчәйткечләрдән дә тыңларга була.
Фото: www.1obl.ru
Читайте нас: