Туймазы хәбәрләре
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
21 июль 2020, 11:56

Җәй балаларның гомерләрен өзә

Бүгенгә республикада 23 бала һәлак булган.

Биш баланың гомере янгында өзелгән, җидесе юл-транспорт казасына тарыган, 10сы батып үлгән, торак йорт тәрәзәләреннән егылып төшү очраклары да булган.
Һәлак булучылар арасында 11 яшьлек туймазылы да бар. Ул 23 июньдә танышлары күз алдында Наратасты авылыннан (Шаран районы) ерак түгел Шаран сусак-лагычында баткан.
Балаларның һәлакәткә таруында яки имгәнүендә гадәттә өлкәннәр гаеп-ле.
Хөрмәтле ата-аналар, уяу һәм сак булыгыз! Балаларны автомобильдә йөрткәндә махсус беркетү җайланмалары кулланыгыз. Аларга юл-хәрәкәт кагыйдәләрен аңлатыгыз, шул исәптән – юл аша ничек чыгарга, велосипедта ничек йөрергә кирәклеген. Бала-чаганың шырпы белән уйнавына юл куймагыз. Балаларны өйдә, су буенда яки табигать кочагында караучысыз калдырмагыз.
Фото: shem.pnzreg.ru
Читайте нас: