«Роспотребнадзор»ның төбәк бүлеге мәгълүматлары буенча, ел башыннан районның 78 кешесе эчәк инфекциясенә дучар булган – үткән елгы күрсәткечләрдән ике тапкыр күбрәк бу. Шушы арада төбәгебездә хакимлек иткән эсселек азык-төлек белән агулану хәвефен тагын да арттыра. Гадәттә эчәк инфекциясе кеше организмына җәмәгать урыннарында, бәдрәфтә булып, ашар алдыннан юарга онытылган пычрак куллар аша эләгә. Табиблар аларны яхшылап юарга һәм азык-төлек белән агулануга юл куймас өчен ризыкны саклау шартларын үтәргә киңәш итә.
Пешкән һәм чи азык-төлекне бергә сакларга ярамый, ит, балык, яшелчә турау өчен бер үк такта, бер үк пычактан файдалан-маска кирәк. ризыкны мотлак рәвештә озаклап пешерү зарур, чөнки күпчелек микроорганизмнар һәм токсиннар югары температура тәэсирендә һәлак була. Әзер ризыкны бүлмә температурасында ике сәгатьтән дә артык сакларга ярамый. Таныш булмаган гөмбә, җиләк-җи-меш ашарга, кибеттән вакуумлы каптагы ризык алганда тышлыгының бөтенлегенә игътибар итәргә кирәк.
– Ризыкларның тышкы рәвешенә һәм исенә игътибар итегез, – ди “Роспотребнадзор” бүлеге начальнигы урынбасары Римма Әхмәдишина. – Җимешнең зурлыгы уртача булырга тиеш, ул артык зур булса, димәк анда нитратлар күләме артык. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең артык чагу төсләре, ялтырап торуы да шик уятырга тиеш.
Азык-төлекне урамнан, аеруча кисеп куелган килеш сатып алмагыз. Әгәр яшелчә яки җиләк-җимеш сатып алгансыз икән, аларны өйдә юарга кирәк. Моны фәкать кулланыр алдыннан эшләргә киңәш ителә, чөнки югач алар озак сакланмый.
Кайвакыт төсле кәбестә, артишок, кольраби, әспе чәчәкләрендә вак кондызлар очрарга мөмкин. Кулланыр алдыннан яшелчәне 5-10 минут тозлы суда тотыгыз, бөҗәкләр калкып чыгачак һәм аларны агызырга мөмкин булачак.
Салкын кабымлыклар өчен тәгаенләнгән яшеллекне 10 минут тирәсе 3 процентлы уксус кислотасы яисә 10 процентлы аш тозы эремәсендә тотарга, соңыннан салкын суда чайкатырга киңәш ителә.
Цитрусларны алдан кайнар су белән (тышындагы консервантлардан котылу өчен) пешекләргә, соңыннан салкын агымсуда юарга кирәк. Җиләкләрне һәм виноград тәлгәшләрен шулай ук агып торган суда юалар. Калган җиләк-җимешне сабынлап юарга киңәш ителә.