Туймазы хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
14 июль 2020, 12:50

Су корбаннары

Шушы көннәрдә районда ике ир батып үлгән.

Шушы көннәрдә районда ике ир батып үлгән. 8 июльдә Түбән Троицкий авылы буасында шушы авылда яшәгән 36 яшьлек ир һәлак булган. 9 июльдә Исмаил карьерының берсендә Түбән Заеттан (Шаран районы) 39 яшьлек ир баткан.
Сулыкларның берсе дә су коену өчен тәгаенләнмәгән. Судагы фаҗигаләрне булдырмау өчен, эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре хакимият һәм полиция вәкилләре белән берлектә профилактика рейдлары үткәрә. Халыкта “Земснаряд” дип йөртелгән шундый сулыкларның берсендә алар тыелган урында су коенган өчен өч идарә җаваплылыгы беркетмәсе төзегән.
Исегездә булса, Туймазы районында халыкка суда ял итү өчен Кандракүл генә җиһазланган. Күлнең көньяк ярындагы алты комлыкка да ел саен тиешле раслау үткәрелә, таныклык бирелә.
Фото: ulpravda.ru
Читайте нас: