Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Хәвефсезлек
9 Июля 2020, 08:15

Өлкәннәр дә, балалар да һәлак була

Җәйнең беренче аенда гына да республика сулыкларында 32 кеше баткан.

Ел башыннан исә суда төбәктән барлыгы 73 кеше һәлак булган. Алар исәбендә – ике туймазылы.
Башкортстан сулыкларында һәлак булучылар арасында балалар да бар. Балигъ булмаганнар катнашлыгында чираттагы каза 23 июньдә Наратасты авылыннан ерак түгел Шаран сусаклагычында була. Анда бергә ял итүче дуслары күз алдында 11 яшьлек малай бата.
Баланы эзләү белән төбәк эзләү-коткару отряды водолазлары шөгыльләнә. Алар баланың гәүдәсен икенче көнне өч метр тирәнлектә табып ала.
– Термометр баганасы көннән-көн югарыга үрли, һәм кешеләр сулык-ларга агыла башлады, – ди эзләү-коткару отряды җитәкчесе Эдуард Шәгалиев. – Су коену фаҗигагә әверелмәсен өчен коткаручылар гади генә саклык чараларын үтәргә киңәш итә: фәкать коткаручылар күз уңында, җиһазланган комлыкларда гына коеныгыз. Организм артык нык кызмасын өчен моны иртән я кичен эшләгез. Кояшта озак вакыт булганнан соң күләгәдә бераз суыныгыз, аннары гына суга керегез – тәнегез су һәм һава температурасы алышынуга күнексен.
Кабартылган матрац һәм боҗраларда ярдан ерак йөзмәгез, ач килеш яисә артык күп ашагач суга кермәгез. Йөзгән вакытта арыганлыгыгызны яисә өшегәнлегегезне сизсәгез, тиз арада ярга таба йөзегез.
Су буенда чагында һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә әзер булыгыз. Бердәм коткару телефоны – 01, кесә телефоныннан – 112.
Фото: progorodnsk.ru
Читайте нас