Туймазы хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Хәвефсезлек
9 Июля 2020, 08:10

Ике авариядә бер корбан

Үткән шимбәдә районда ике юл-транспорт казасы теркәлгән, шуларның берсендә шофёр һәлак булган.

Юл казаларының берсе М5 юлында Кандра авылы янында була. ВАЗ-2110 машинасының 30 яшьлек шофёры каршы хәрәкәт ягына чыга һәм Чиләбедән 36 яшьлек ир идарә иткән “Хёндай Крета” машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә медицина хезмәткәрләре килеп җиткәнче, туймазылы вакыйга урынында җан бирә.
Икенче вакыйга Островский урамында була. Анда ике туймазылы бәрелешә: 28 яшьлек ир идарә иткән “Мицубиси Лансер” һәм 31 яшьлек ир идарә иткән “Лада Гранта” машиналары. Бәрелүдән машиналар яньчелгән, "Гранта"ның җитди җәрә-хәтләр алган хуҗасы район хастаханәсенә озатылган.
Фото: www.kp40.ru
Читайте нас