Әмма комлыкларның хәвефсезлеге өчен җавап бирүче хезмәтләр эш башлаган инде.
Водолазлар сулыкларда чокыр-ярлар булуны тикшерә, су төпләрен хәвефле әйберләрдән арындыра, су һәм туфрак анализын ала.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БРдагы төп идарәсе ГИМС үзәге дәүләт инспекторы Александр Иванов сүзләренә караганда, Туймазы районында кешеләргә су буенда ял итү төбәкләре фәкать Кандракүлдә генә җиһазланган. Алты комлык та күлнең көньяк ярында. Шуның өчесе – тау-чаңгы комплексы һәм А.П. Гайдар ис., “Кандракүл” балалар лагерьлары, калганнары табигать паркы биләмәсендә. Анда әлегә су керү тыелган, тикшерү үткәрелә.