Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Дождь
Хәвефсезлек
23 Апреля 2020, 12:20

Кодны хәбәр итү – акчадан колак кагу

Алдакчылар Туймазыда яшәүче ханымның кимендә 100 мең сум акчасын үзләштергән

Берничә көн элек таныш булмаган кеше туймазылы Татьянаның кесә телефонына шалтыраткан һәм үзен банкның хәвефсезлек хезмәте белгече дип таныштырган. Ярты сәгать дәвамында аны элемтәдә тоткан, моны аның кредит картасыннан акча күчерүне туктату зарурлыгы белән аңлаткан.
– Сез хәзер аның белән әйбер сатып алганда исәпләшәсезме? Юк? Без сезнең кредит картасы буенча шикле эшчәнлек сиздек. Аны гамәлдән чыгару зарур – безнең күрсәтмәләрне үтәгез, – дип кисәтә ул яшь ханымны.
Әңгәмәдәшенең тавышы ышанычлы һәм абруйлы тоела. Өстәвенә, ул Татьянага әтисенең исеме белән дәшә, фамилиясен дә әйтә.
Имчәк баласы белән үткәргән йокысыз төннән соң (аның тешләре чыгып килә), ул бу ир әйткәннәрне төгәл үти. Аның онлайн-кушымтасына кодлы смс-хәбәрләр килә. Ул аларны билгесез иргә әйтеп бара. Шалтыратучы аңа акча салдыру мөмкинлегенең шулай гамәлдән чыгарылуын аңлата.
Шушы арада җинаятьче Татьянаның кредит картасыннан берьюлы 30-50 мең сум акча күчерә. Бу ачыктан-ачык талауны банк үзе туктата, ул зур күләмдә акча күчерүдән шикләнеп, картаны гамәлдән чыгара. Блокировка турында хәбәр алган ханым, тынычланып, картаны кабат чыгаруга заказ бирә. Үзен талауларын икенче көнне генә белә ул – аның яңа кредит картасы 112 мең сумга саега.
– Акча белән эш иткәндә һәрвакыт игътибарлы идем, алдакчы тозагына ничек капканымны да белмим, – дип үрсәләнә ханым. – Смс-хәбәрләрдә дә кодларны беркемгә дә хәбәр итмәскә кушыла ич инде. Әмма алдакчы үзен бик ышанычлы тотты. Соңрак интернетта аның телефон номерын эзләтеп карадым. Аның җинаятьче булуын ачыклаган байтак сәхифәгә тап булдым. Бу мәгълүматны иртәрәк күргән булсамчы.
– Мин полициягә мөрәҗәгать иттем. Гаризамны алып калдылар, тик алдакчыны таба алырлар дип уйламыйм. Тапсалар да, моның акчаны ирекле күчерү түгел, алдак булуын исбатларга кирәк. Банк урланган акчага процент өстәмәс дип ышанам, – ди Татьяна. – Алдакның бу ысулы турында языгыз. Башкалар укып, сабак алсын, алдакчылардан саклансын.
Читайте нас