Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Облачно
Хәвефсезлек
23 Апреля 2020, 13:45

Канэчкеч

Туймазыдан 45 яшьлек хатында талпаннар тарафыннан таратылган йогышлы боррелиоз авыруы ачык-ланган.

Саф һавада йөреп кергәч, ханым талпан кадалуын
ачыклый, аны тартып алып, яндыра. Хастаханәгә мөрәҗәгать итеп тормый. Канэчкеч бөҗәкнең зарарлылыгында шикләнми. Әмма берничә көннән соң хәле начарая: температурасы күтәрелә, башы авырта, бөҗәк кадалган урын шешә, кызара. Дәвалау оешмасына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, аңа башта Лайм авыруы (яки талпан боррелиозы) куялар, бу исә лабораториядә раслауны таләп итә.
Гигиена һәм эпидемиология үзәге районара филиалы баш табибы Флорида Шакирова сүзләренә караганда, эпидемиология чоры башланганнан бирле оешма хезмәткәрләре лабораториядә 58 талпанны тикшергән. Шуның 27сен туймазылылар һәм авыл халкы китергән. Алар талпанны бакчада эшләгәндә, зиратта эләктергән. Бөҗәк һөҗүменә дучар булучылар арасында – биш бала: өч туймазылы, Кандра һәм Собханкулдан берәр кеше.
Бәлагә юл куймас өчен бакчада эшкә керешкәнче яки урманга чыкканчы тәнегезнең ачык урыннарына махсус саклану чаралары – репеллентлар сөртегез. Өс киеме ябык (җиңле, балаклы), калын тукымадан булырга тиеш.
Әгәр саклык чаралары күрүгә карамастан, талпан кадалган икән, кичекмәстән хастаханәнең кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итегез, анда канэчкечне дөрес итеп тартып алачаклар. Әгәр моны үзаллы эшләсәгез, бөҗәкне бераз чылатылган мамык салынган капкачлы савытка урнаштырыгыз һәм Гигиена һәм эпидемиология үзәге районара филиалы лабораториясенә китерегез (Урм. Морозов ур., 1, телефоны: 7-45-66).
Әгәр бөҗәк зарарланган булса, сезгә иммуноглобулин инъекциясе ясатырга кирәк булачак. Моны иртәрәк ясау хәерлерәк (талпан тешләгәннең дүртенче көненнән дә соңга калмыйча).
Фото: zen.yandex.ru
Читайте нас