Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Облачно
Хәвефсезлек
21 Апреля 2020, 09:00

Үлән һәм чүп яна

Ел башыннан район биләмәсендә 91 янгын чыккан. Бер кеше янып үлгән, ике кеше зыян күргән.

Ел башыннан район биләмәсендә 91 янгын чыккан. Бер кеше янып үлгән, ике кеше зыян күргән.
– Язга чыгу белән кешеләр ихата-курасында, дачаларында тәртип урнаштыра башлый. Чүпкә һәм коры үләнгә ут төртеп, алар еш кына янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен оныта, – дип сөйли районара күзәтчелек һәм профилактика эшчәнлеге бүлеге өлкән дәлилләр туплаучысы Данис Мөхәмәдиев. – Без бу айда гына да янгын сүндерүгә, шул исәптән, корыган үләнгә капкан ялкынны сүндерергә 38 (!) тапкыр чыктык. Нәтиҗәдә 21 кеше РФ Идарә җаваплылыгы кодексының 20.4нче маддәсе буенча идарә җаваплылыгына җәлеп ителде. Исегезгә төшерәм – ул гади халыкка 2-3 мең сум; вазифалы затларга 6-15 мең сум; хокукый зат сыйфатында теркәлмичә эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнгән затларга 20-30 мең сум; хокукый затларга 150-200 мең сум штраф салуны күздә тота. Янгынга каршы аерым хәвефсезлек режимы чорында штрафлар арта.
Бәхеткә, бу ут кабулар җитди нәтиҗәләргә китермәде. Былтыр үләнгә ут төртү сәбәпле торак йортлар, урман яну очраклары булды. Гаеплеләр җинаять җаваплылыгына җәлеп ителде.
Фото rb7.ru
Читайте нас