Төбәк Сәламәтлек сак-лау министрлыгы хәбәр итүенчә, 15 апрельгә республикада COVID-19 белән авыруның 149 очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә егерме кешегә арткан.
Туймазыда да коронавирус белән авыруның тәүге очраклары расланган: үзәк район хастаханәсенең инфекция бүлекчәсендә ике кеше ята.
Үзәк район хастаханәсе баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин хәбәр итүенчә, бер авыруның хәле уртача авырлыкта, икенчесенеке канәгатьләнерлек. Икесендә дә инфекция авыруы билгеләре юк. Медицина оешмасы тиешле дарулар, медицина җиһазы, шәхси саклану һәм дезинфекция чаралары белән тәэмин ителгән.