Туймазы хәбәрләре
+34 °С
Ясно
Хәвефсезлек
13 Апреля 2020, 06:50

Саф һавада йөрү вакыты кыскарды

Башкортстанда кимендә 65 яшьлекләр һәм балалар өчен “комендант сәгате” кертелде.

Башкортстанда кимендә 65 яшьлекләр һәм балалар өчен “комендант сәгате” кертелде. Республика Башлыгы Радий Хәбиров пәнҗешәмбе көнне хәбәр итте бу хакта. Ул өлкәннәрне тагын ике атна түзәргә һәм 18.00-10.00 сәгатьләрдә (төбәк вакыты буенча) җәмәгать урыннарында йөрмәскә өндәде. Таләпләрдән тайпылган өчен штраф яный.
Моннан тыш, балалар өчен дә “комендант сәгате” кертелгән – аларга кичке сәгать алтыдан көндезге сәгать 1гә кадәр җәмәгать урыннарында йөрү тыела. Ягъни урамга чыгу, мәсәлән, әти-әнисе үтенече буенча кибеткә бару өчен балаларның биш сәгать вакыты бар. Режимнан тайпылган өчен штрафны әти-әниләр түләячәк.
Моннан тыш, бөтен республика буенча зиратлар ябылган. Аларны җирләү өчен генә ачачаклар.
Фото: yandex.kz
Читайте нас