Соңгы вакыйгалар уңаеннан медицина битлекләренә ихтыяҗ аеруча артты. Төбәктәге даруханәләргә аз-азлап кайтарылганнарын күз ачып йомган арада алып бетерәләр. Төбәктәге эш бирүчеләр битлекләр белән күпләп тәэмин итүчеләрне тырышып эзләгән, әмма аларга төбәк эшкуарлары ярдәм кулы сузган.
35 ел эшләү дәверендә Глүзә Хисмәтуллина нәрсә генә текмәгән! Ирләр чалбарлары һәм күлмәкләре, хатын-кыз костюмнары, күлмәкләр, пальтолар. Бер атна элек исә күптапкыр кулланылучы, медицинага кагылышсыз битлекләр җитештерүне үзләштергән.
– Мин “Ирида” кибетендә бина арендалыйм, анда кием сипләү белән шөгыльләнәм, – дип сөйли тегүче. – Соңгы вакытта миңа бик еш: “Битлекләр юкмы сездә?” – дигән сорау белән мөрәҗәгать итә башладылар. Башта уйлап та карамадым, аннары нишләп тегеп карамаска әле дигән карарга килдем. Башлангыч хәрби әзерлек дәресләрендә саклану битлекләре теккәнебез искә төште. Бу юлы марлядан баш тарттым – ул көйсез. Бәз һәм ситсада тукталдым, алар тын алдыра.
Ике төрле итеп тегәм – респиратор рәвешендә һәм ике яктан бөреп. Күз ачып йомганчы алып бетерәләр! Асылда бер төрле тукыма кулланам. Әмма кайберәүләр сурәтлене, ачык төсләрдәгене сорый. Ул чагында бөрчекле һәм вак чәчкәле тукымалар кулланам.
Бау-бәйләвеч сыйфатында эшләпә яки эчке кием кереше кулланам. Битлекләр ике катлы, күптапкыр кулланырга була. Аларны ике сәгать саен алыштырырга кирәк. Кулланган битлекне сабынлап юып, киптерергә һәм үтүкләргә киңәш итәм. Һәм алар янә сезне сакларга әзер, – дип дәвам итә Хисмәтуллина.
Предприятиеләр аларны күпләп сатып ала, чөнки эш көне дәвамында кимендә дүрт битлек таләп ителә. Шәхси затлар да барлык гаилә әгъзаларына җитәрлек итеп хәстәрли.
Күптапкыр кулланылучы, медицинага кагылышсыз битлекләр тегүне “Золушка” ательесы да үзләштергән, аның хезмәткәрләре йөзләп предприятиене саклану чаралары белән тәэмин иткән инде.
– Бер атналап элек шәһәрдәге бер предприятие җитәкчесе безгә заказ ясады – эшчәннәре өчен 3000 битлек тегүне үтенде, – дип сөйли ателье директоры Гөлназ Закирова. – Озакламый 1500 данәгә икенче заказ килде, аннары өченчесе... Без бөтен тегү цехын битлек тегәргә утырттык. Эш күләме зур, шуңа күрә вакытлыча башка заказлар кабул итмибез.
Җиде тегүче һәм бер кисүче эшли, кул кушырып утырырга вакыт юк. Бер данәне тегүгә биш-җиде минут вакыт китә. Бер көндә ательеда 800-850 битлек өлгертәбез. Алар бәз һәм ситсадан тегелә. Бәздән тегелгәне ике катлы, ситсаны дүрт катлы итәбез. Ательеда чималга кытлык юк – салон карамагында тукыма һәм фурнитура кибете эшли.