Хәзер тоташ Башкортстанда ресторан, ашханәләр, кафеларда 50 кешедән артмаган бәләкәй төркемнәр генә җыела ала. Өстәвенә, бу кешеләрнең бер-берсеннән бер метр ярым арада урнашуын тәэмин итү зарур. Эшкуарларга клиентларны ерактан торып хезмәтләндерүгә, ризыкны йортка ташуны оештыруга өстенлек бирергә тәкъдим ителде.
Күңел ачу-ял үзәкләре, спорт заллары, бассейннар һәм фитнес үзәкләре ябылды. Өстәмә белем бирү оешмалары мәктәптә каникул вакытында эшен туктата, аннары ерактан торып укытуга күчә.
Чит илдән кайткан кешеләр 14 көн дәвамында йортларыннан чыкмаска тиеш. Аларга эшкә, укырга, җәмәгать урыннарына йөрергә ярамый. Кибеткә – азык-төлек, даруханәләргә дару, дезинфекция чаралары артыннан барырга кирәк булса, кагыйдәдән тайпылырга мөмкин. Шундый ук чаралар кимендә 65 яшьлек эшләмәүче кешеләргә дә кагыла.