Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Облачно
Хәвефсезлек
30 Марта 2020, 08:20

Чит илдән кайтыңмы? Карантинга!

Районда чит илдән кайткан туймазылыларга ярдәм күрсәтәчәк эшче төркем оештырылды.

Районда чит илдән кайткан туймазылыларга ярдәм күрсәтәчәк эшче төркем оештырылды. Башка кешеләрне хәвеф-хәтәргә дучар итмәс өчен, аларны ике атна өйдә утырырга мәҗбүр итәләр.
“Исток” халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәге, “Роспотребнадзор”ның төбәк бүлеге, Русия Эчке эшләр министрлыгының Туймазы районы бүлеге вәкилләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәсе хезмәткәрләреннән торган эшче төркем карантинда утырган кешеләрне барлап-тикшереп йөри. Үзаллы чикләнергә тиеш туймазылылар саны 153 кешегә җитте. Аларның барысына да карантин вакытында нәрсә эшләргә кирәклеге һәм тиешле телефон номерлары язылган күрсәтмәләр таратылачак. Кызганычка, алар арасында да үзаллы чикләнү режимын үтәмәгән һәм шул рәвешле ватандашларын хәвефкә дучар иткән кешеләр бар. Аларга карата 19.4нче маддәнең 1нче бүлеге буенча идарә җаваплылыгы турында беркетмә төзеләчәк, эшләр судка тапшырылачак.
Башкортстан халкы коронавируска бәйле карантинда утыручыларның режимнан тайпылуы турында 8-800-775-00-14 яки 8-800-201-89-03 телефоннары буенча шалтыратып хәбәр итәлә.
Фото: 123ru.net
Читайте нас