Видеода ике кеше (берсе эпидемиягә каршы махсус костюмда, икенчесе гади киемдә һәм зур сумка тоткан) төбәктәге инфекция бүлекчәсе бинасына кереп бара. “Роспотребнадзор”ның төбәк бүлеге белгеч-эксперты Алия Газетдинованың күптән түгел биргән аңлатмасын исәпкә алсак, бер гаепсез видео. Табиблар коронавирус инфекциясе билгеләре булган һәркем белән анализ нәтиҗәләре мәгълүм булганчы эпидемиягә каршы махсус костюмнарда аралаша. Аның каравы, туймазылылар арасында бу видео: “Бүген Туймазыда коронавируслы авыру ачыклануы расланган!” – дигән хәбәр белән таратыла.
Халыкны борчылырга мәҗбүр иткән, ыгы-зыгы тудырган затлар белән хокук саклау оешмалары сөйләшәчәк, без исә экспертларга шалтыратып, бу мәсьәләгә ачыклык керттек.
– Туймазы районында 25 мартка коронавирус авыруы рәсми расланган авырулар юк, – дип хәбәр итте Хакимият башлыгы урынбасары, районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе Булат Хәлиуллин. – Без коронавируска кагылышлы хәл-вакыйгаларны тәүлек әйләнәсенә күз уңында тотабыз. Туймазылыларга коронавирус турындагы мәгълүматны җәмәгать челтәрләреннән түгел, рәсми чыганактан алырга киңәш итәм.
– Бүген Башкортстанда коронавирус инфекциясе дүрт кешедә расланган. Шуларның икесе Дүртөйле шәһәреннән, берсе – Уфадан һәм тагын берәү Уфа районыннан. Авыручыларның берсе аны Мәскәүдә йоктырган, ул анда бик еш эш буенча булган, калган өчесе авыруны чит илгә сәфәргә барган җирдән алып кайткан, – дип хәбәр итә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Агымдагы хәл-торыш турында көн саен үткәрелүче брифинглардан белешергә була, алар Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сәхифәсендә турыдан-туры трансляцияләнә.