Башкортстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, 18 марттан башлап һәм аерым күрсәтмә чыкканчыга кадәр Туймазы районында көчәйтелгән әзерлек режимы кертелә.
Оешма-идарәләр, авария-диспетчер хезмәте һәм бүлекчәләр өзлексез эш режимына күчерелә.
Хезмәт коллективларына ихтимал гадәттән тыш вакыйга нәтиҗәләренә юл куймау максатында тиешле чаралар күрү, коткару хезмәткәрләренә авария-тергезү бригадаларын әзерләү, авыл биләмәләре башлыкларына – гадәттән тыш вакыйга турында бердәм дежур-диспетчер хезмәтләренә кичекмәстән хәбәр итү, Русия Эчке эшләр министрлыгы Туймазы районы бүлегенә җәмәгать тәртибен көчәйтү бурычы йөкләтелде.