Янгын җомгадан шимбәгә каршы төндә булган. Ленин проспектындагы биш катлы йортның соңгы катында бер фатир балконына ут капкан. Фатирның 68 яшьлек хуҗасы һәм аның кунагы төтен исенә һәм балкон тәрәзәләре чытырдаганга уянган. Ялкынны янгын сүндерүчеләр килгәнче сүндергәннәр. Балкон өлешчә янган, торак бүлмәләргә зыян килмәгән.
Алдан фаразлануынча, янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан.