Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Тат
Рус
Баш
Хәвефсезлек
26 Февраля 2020, 15:00
Төп башына утыртмасыннар, сак булыгыз
Җиңел акча артыннан куып, республика халкы әледән-әле чираттагы финанс пирамида корбанына әверелә
Инстаграм җәмәгать челтәрендә шушы көннәрдә тагын бер уен танылу яулый. “2400 сум сал һәм 19200 сум ал” дип атала ул. Бу схема буенча акча эшләп була, әлбәттә. Әмма тишек тагарак алдында калучылар да мотлак булачак.
Уенга яңа җәлеп ителүчегә анык бер кеше картасына 2400 сум күчерергә тәкъдим ителә, аннары ул уенга кабул ителә. Уенда катнашучылар раславынча, аңа җитәрлек күләмдә кеше җыелгач, имеш сез вәгъдә ителгән акчага ия буласыз, дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Башкортстан Милли банкы вәкилләре моны чираттагы мутлашу схемасы дип атый. Әйткәндәй, былтыр республикада 13 финанс пирамидасы ачыкланган.
Айгөл Әхмәтҗанова тәрҗемәсе.
Фото "Туймазинский вестник" гәзите сәхифәсеннән.
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"