Туймазы хәбәрләре
+30 °С
Облачно
Хәвефсезлек
11 Февраля 2020, 07:15

Юлларда мәрмәр валчыклары

Җәяүлеләр сукмаклары шугалакка әверелде

10 көн дәвамында Туймазы үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегенә урамда таеп егылып, 17 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның кул-аяклары сынган һәм бәрелгән.
Коммуналчылар тик тормый. “ДорСтрой” җәмгыяте җитәкчесе Сергей Полев сүзләренә караганда, предприятие 1000 тонна ком-тоз катнашмасы һәм бозлавыкка каршы көрәштә беренче тапкыр кулланылучы 30 тонна мәрмәр валчыгы әзерләгән.
– Мәрмәр валчыгы ком-тоз катнашмасыннан өчләтә кыйммәт, әмма нәтиҗәле булу сәбәпле, предприятие аны кулланырга карар итте, – дип сөйли Сергей Иванович. – Очлы кыры белән таш бозга кереп кадала һәм аяк киеме табанын тайдырмый. Өстәвенә, бозлавыкка каршы мондый чара тирә-як мохит өчен хәвефсез. Көн саен иртәнге сәгать биштә шәһәрнең үзәк урамнарыннан зур булмаган трактор үтә. Ул урамнарны кардан чистарта, аннары мәрмәр валчыгы сибә.
“Торак үткәргечләр хуҗалыгына идарәче компания” җәмгыяте баш инженеры Лена Низаева хәбәр итүенчә, йорт алларына сибү өчен тәгаенләнгән ком җәһәтеннән мәшәкать юк. Идарәче компания аны җитәрлек күләмдә әзерләгән. Урам себерүчеләргә кулланырга уңайлы булсын өчен, көздән “бозлавыкка каршы чараны” күпфатирлы йортларның подвалларына урнаштырганнар.
– Хезмәткәрләргә комны подъезд алларына, халык күп йөргән сукмак һәм тротуарларга сибәргә киңәш ителде, – ди Лена Фәнис кызы.
Шуңа карамастан, җәяүлеләр сукмаклары, шул исәптән кайбер оешма, кибет һәм даруханә аллары әле дә хәвеф чыганагы булып кала.
Фото: static.ngs.r
Читайте нас